Газетага язылу

Уңыш җыябыз, утыртабыз: август аенда бакчада ниләр эшләргә?

Август – уңыш җыю чоры гына түгел, бәлки бушап калган түтәлләрне янә “тутыру” чоры да.

Җәй азагында көннәр кыскара, эсселек кими төшә. Кайбер яшелчәгә нәкъ менә шундый шартлар кирәк тә: алар, укка китмичә,  бик сусыл һәм тәмле булып үсә.

Яшел тәмләткечләр

 Шпинат, руккола, укроп, кинза, кресс-салат, суган кыягы, җир җылы булганлыктан, язын утырткандагыдан да тизрәк үсә.

Уңышын исә 15-25 көннән соң җыеп алырга мөмкин. Тиз өлгерешле яшелчә Августта яшелчә утыртуның төп кагыйдәсе – иртәнге, тиз өлгерешле сортларын сайлап алу.

Редис. Көннәр кыскару сәбәпле, укка китмичә, эре һәм тыгыз булып үсә. Дайкон һәм җәйге торма. Август башында чәчәргә. Кышын бик яхшы сакланачак. Пекин кәбестәсе. Җәй ахырында салкынчарак һавада шәп үсә.

Иртә өлгерә торган борчак. “Сахарный” сортларын сайлагыз. Җиңелчә кырауларны җиңел кичереп, тәмле уңышын бирергә өлгерә.

Сидератлар.  Ә инде икенче уңыш җыярга уйламасагыз, түтәлләргә сидерат утыртыгыз. Юкса чүп үләннәр буш урында күз ачып йомганчы үсеп чыгачак.

Ак гәрчич. Бик тиз тишелә. Туфракны чирләр һәм корткычлардан зарарсызландыра.

Фацелия. Әрсез үсемлек: теләсә нинди туфракта бер ай эчендә үсеп җитә.

Солы яки арыш. Тамырлары белән  кызыл балчыкны бик яхшы көпшәкләндерә.

Чыганак: ntr-24.ru

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре