Газетага язылу
  • Алсу Шакирова
  • Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының социаль челтәрләреннән

Тыйнак батырлык: республика табибларының яңа җиңүләре һәм уңышлары

Республика онкологлары сирәк очрый торган сөяк яман шешен алып, аны 3D-имплантка алыштырган.

Тыйнак батырлык: республика табибларының яңа җиңүләре һәм уңышлары

62 яшьлек хатын-кыз Республика онкология диспансерына (РКОД) аяк авыртуыннан зарланып килә. Тикшерү нәтиҗәсендә зур балтыр сөягенә зыян килгәнлеге билгеле була. Биопсия ясаганнан соң, табиблар сөяк тукымасының иң сирәк очрый торган шешен ачыклыйлар. Статистика буенча, мондый төр яман шеш сөяк шешләренең 1 процентын гына тәшкил итә. Сирәк очрак булгач, киңәшләшү өчен, Федераль онкология үзәгенә мөрәҗәгать итәләр, анда да диагноз раслана.

Пациентның сөяк төзелеше үзенчәлекләрен исәпкә алып, операция алдыннан махсус 3D-имплант ясыйлар.

– Операцияне җентекләп әзерләдек, яман шешне алуга ук, сөяк реконструкциясен дә ясарга кирәк иде. Аякның хәрәкәтләнү мөмкинлеген саклап калырга һәм пациентка тернәкләнү шартлары тудыру өчен кирәк иде бу, – дип аңлатты 16 нчы онкология бүлеге мөдире Илдар Сафин.

Операциядән соң беренче көннәрне үк пациент белән тернәкләндерү бүлеге белгечләре эшли башлый. Тернәкләнү ни кадәр иртәрәк башланса, аякка гадәти йөкләнеш бирү һәм тормышка яраклашу шулкадәр җиңелрәк булачак, ди табиблар.

Симерүдән интегүче пациентка операцияне беренче тапкыр ОМС буенча ясаганнар

Лаеш районында яшәүче 60 яшьлек иргә ашказаны резекциясен РКБда ясаганнар. Аның авырлыгы 160 килограмм була. Элек Россиядә мондый операцияләрне бары тик түләүле генә уздыралар иде. Быел яздан бирле бу процедура югары технологияле медицина ярдәме исемлегенә кергән. Хәзер төбәкләр әлеге операцияләргә квоталар алачак.

Операция вакытында ашказанының шактый өлеше кисеп алына, ә калган өлешеннән озынча көпшә рәвешендә яңасы формалаштырыла. Табиблар тишекләр аша ашказанын буйга тарайтканнар. Мондый операциядән соң беренче елда пациент 30 процентка якын авырлыгын югалтырга тиеш икән.

– Кечерәйтелгән ашказанына эләккән ризык тиз туену хисе уята. Операциядән соң пациент азыкны азрак куллана башлый, артыгын ашау аның өчен физик яктан мөмкин түгел инде, – дип аңлата бүлек мөдире Ленар Җиһаншин.

ОМС буенча бариатрик операцияләр тән авырлыгы индексы 50 кг/м² дан артып киткән очракта һәм 2–3 нче дәрәҗәдәге сулыш җитешсезлеге, 3–4 нче стадиядәге остеоартроз, шикәр чире һәм башка авырулар булганда башкарылырга мөмкин. Операция өчен белгеч юлламасы кирәк.

Чаллыдагы Ренат Акчурин исемендәге Ашыгыч ярдәм хастаханәсе кардиохирурглары Татарстанда беренчеләрдән булып яңа дәвалау схемасын кулланган.

– Мин балалар белән батут үзәгендә идем. Шунда уңайсыз итеп аркама егылдым. Артык авыртмады да кебек, бераз сызлап кына торды, – дип сөйли Аэлита. – 5 ай узгач, пневмония белән хастаханәгә эләктем. Тикшерелгән вакытта йөрәкнең зурайганы билгеле булды.

Аэлитаның йөрәгендәге митраль клапанга зыян килгәнлеге ачыклана, йөрәккә артык авырлык килә. Элек мондый диагноз йөрәккә ачык операция таләп иткән булса, хәзер аз инвазив технология кулланалар.

 – Уң як трактомиясе ясадык, моның өчен кабырга арасын 8 сантиметрга кисеп, шул «ишек»тән кереп, берьюлы ике клапанны көйләдек, – дип аңлата кардиохирург Дамир Хайсаров.

– Операциянең үзенчәлеге шунда ки, клапанны алыштырганда без криоабляция методикасын кулландык. Температурасы –80 градуска җиткән махсус зонд ярдәмендә йөрәк алды тукымасының билгеле бер урыннарын катырдык. Туңдырылган күзәнәкләр электр импульсларын үткәрү сәләтен югалтты, шуның белән без кирәкле йөрәк ритмын торгыздык, – дип аңлата йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Рәмис Якубов.

Бүген мондый алымны Россиядә берничә клиника гына куллана. Ә Аэлита инде гаиләсе янына кайтырга әзерләнә.

Чаллыда яшәүче 37 яшьлек Илнур – үзенчәлекле пациент. Аның йөрәге уң якта урнашкан.

Ул инде балачактан ук табиблар күзәтүендә үсә, сәламәтлеге зарланырлык булмый. Тик 35 яшендә коронавирус белән авырганнан соң үзен начар хис итә башлый.

– Тулы комплекслы тикшерүләр уздыргач, аритмиясе барлыгы ачыкланды. Хроник йөрәк җитешсезлеге барлыкка килгән, нәтиҗәдә бөерләр һәм бавыр эшчәнлегенә дә зыян салынган, – дип сөйли Чаллы шәһәренең 5 нче хастаханәсе кардиологы Альбина Башарова.

Табиблар, хәлне тотрыкландырып, дәвалау билгеләгәннәр. Аннары Илнурны Академик Шумаков исемендәге Трансплантология һәм ясалма әгъзалар үзәгенә җибәрү өчен кирәкле документлар әзерлиләр. 2023 елның октябрендә Илнурга электрокардиостимулятор куйганнар.

Стимуляторны яңа, тотрыклырак йөрәк ритмына көйләгәч, пациентның сулышы кысылу кимегән, хәле яхшырган. Илнурны инде ике елдан артык табиблар күзәтеп тора. Ул ай саен консультациягә килә, анализлар тапшыра. Дәвалау йөрәк, бөер, бавыр эшчәнлеге күрсәткечләренә карап көйләнә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре