Шәҗәрәләр төзүче Илисә Ганеева: «Нәселемнең 12 буын вәкилен табып, күп туганым турында хикәят яздым»

Журналист кебек язу-сызу эшләренә мөкиббән кешенең гадәттә әллә ничә һөнәре була: я язучылык эше бөтереп ала аны, я күңел түреннән шигырь юллары тама башлый, тарих төпкеленә дә төшеп китә. Чаллы шәһәрендә яшәп, 35 ел гомерен шушы һөнәргә багышлаган Илисә Ганеева, мәсәлән, боларның барысына да өстәп, тагын да ераккарак киткән: нәсел җепләре турында шәҗәрәләр төзегән. Инде шул дәрәҗәдә остарган ки, аңа киңәш сорап килүчеләр дә байтак. Илисә ханым тәҗрибәсен безнең белән дә уртаклашты.

– Һичшиксез, моның өчен беренче чиратта вакыт кирәк. Мин бу эшкә уйламаганда-көтмәгәндә, пандемия башланып, үзизоляциягә күчкәч тотындым. Дөресрәге, кәгазьләремне тәртипкә салу нияте белән архивымны актарырга керештем. Баксаң, гаиләбез, туганнарыбыз турында язмалар шундый күп җыелган икән. Үзем дә шактый язганмын. Менә шунда аларны бергә туплау теләге уянды да инде.

– Эшне нидән башладыгыз?

– Башта архивымны тәртипкә китердем. Барлык туганнарыма да шалтыратып, ниятемне белдердем. Кайберләре белгәннәрен үзләре язып бирде, өлкәнрәкләрен диктофонга яздырып алдым. Шушы хезмәтләрем генә дә нәселемнең 12 буын вәкилен табарга, күп туганым турында хикәят язарга ярдәм итте. Эзләнә торгач, авыл тарихы, төбәгебез турында бай гына материал тупланды. Алар барысы да «Җиңүче варислары» дип аталган китабыма керде. Архивымда тагын бер зур байлыкка тап булдым: әти-әниләр, туганнар, балалар язган хатлар. Шундый 100 хат табылды. Гадәти генә сүзләр булса да, хәзер аларны уку бик кызык, чөнки шул чордагы вазгыятьне чагылдыра, мин аларны тарихи документлар кебегрәк кабул итәм. Бу хатлар «Үткәннәрдән киләчәккә хатлар» китабына тупланды. Әле тагын 15 яшьтән алып барган көндәлегем дә килеп чыкты.  «Яшьлегем көндәлеге…» дигән китапчыкны дусларыма өләштем. Ә бәләкәй туганнарым өчен ике әкиятне үз эченә алган китап бүләк булды. Ышанырлык та түгел, боларның барысын да мин пандемия чорында зур теләк һәм дулкынлану белән эшләп бетердем. Борчылып ятарга хәтта вакыт та тимәде. Иң мөһиме, үз нәселем турында шундый күп яңалыклар белдем һәм аны онытылмаслык, югалмаслык итеп теркәп куя алдым.

– Нәсел башында торган бабаларыгыз Башкортстан якларына Татарстаннан күчеп киткән дип аңладым.

– Ачыкланган кадәренчә, безнең тамырлар 1682 елда туган Исай бабайдан башланган. Бабаларыбызның исемнәре буыннан буынга тапшырылып килгән, барысы да әтием блокнотында теркәп куелган. Без бәләкәйдә әтием сөйләгәннәрне тыңлап үстек. Ул ерак бабабызның Казан ханлыгында яшәгәнен әйтә килде. 1552 елда Явыз Иван Казанны яулап алгач, көчләп чукындырылудан качарга  туры килгән. Башкорт җирләрендә төпләнеп калган. Хәзер инде туганнарыбызның күбесе Башкортстанда яши. Яшьләр арасында Казанга килеп төпләнүчеләр дә бар. Әйтергә кирәк, без кечкенәдән тарихи ватаныбызның Татарстан икәнлеген белеп, тоеп яшәдек. Газета-журналларны татар телендә укыдык, татар мәктәбендә белем алдык. Шуңа күрә үземнең дә Казан университетының журналистика бүлегендә белем алуым бик табигый.

– Туганнарыгыз турында да шактый күп яңалыклар белгәнсездер, мөгаен?

– «Җиңүче  варислары» китабына язылган 50 кеше – әтием Гайсә Гыйният улы тамырына кагылышлылар гына. Ә башка туганнарым төзегән нәсел шәҗәрәсендә ике меңнән артык кеше бар. Әтием Башкортстанның Стәрлетамак районы Кече Аллагуват авылында туа. Бөек Ватан сугышында катнаша. Өйгә 1946 елда гына кайта. Биш баланы аның беренче хатыны үстерә. Кызыклы эпизодлар очрый, әлбәттә. Үз авылларына фронтовик кайтуын ишеткән колхоз рәисе, каршы алырга дип, тарантаслы ат җибәрә. Хәрби киемле кеше: «Сез – кем малайлары?» – дип сорагач, яшүсмерләрнең берсе: «Газизов Гайсәнеке», – дип җавап бирә. Абыем Рифар була ул. Ата белән ул бер-берсен танымыйлар. Гаҗәп тә түгел. Алты ел вакыт узган була бит инде. Йорт янына килеп туктагач, әтием алдына куркыныч күренеш килеп баса. Түбәнең яртысын, киртә-кураларны утын урынына якканнар. Баштагы мәлдә аның башына хәтта, моны ничек торгызырмын, ник сугышта үлеп калмадым икән, дигән уй да килә. Әмма балалар мондый килде-китте уйлардан бик тиз арындыра. 1948 елны гаиләдә алтынчы бала – Вилур дөньяга килә. Аңа ике яшь тулганда, хатыны Өминур начар авырудан үлеп китә. Әтием алты бала белән тол кала. Мондый «байлык» янына килергә озак вакыт беркем дә җөрьәт итми. Шулай да берсе табыла. Ул – минем әнием Әминә. Гаиләдә тагын өч кыз дөньяга килә. Шулай итеп, тугызау булабыз. Шунысы кызык: абыйларым белән апам Зәкиянең әти ягыннан гына туган булуын мин бары тик зур үскәч кенә белдем. Безнең арада гел җылы мөнәсәбәтләр генә. Элек тә, хәзер дә шулай…

Нәселебездә легендар кешеләр дә бар. Мәсәлән, Әдһәм бабай Газизов. Ул Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. Әсирлеккә төшә. Аны ач үлемнән бер немецның батраклыкка алуы гына коткара. Бабай җир казып, бакчада эшләп кенә калмый, немец агротехникасын өйрәнә башлый, вакыты булганда туган илне, якыннарын сагыну хисләре белән сугарылган бәетләр иҗат итә. Соңрак шул бәетләрнең берсе Татарстан Фәннәр академиясе чыгарган халык иҗаты энциклопедиясендә дә урын ала. Туган илгә кайткач, ул, немецлардан үрнәк алып, тирә-якта күрелмәгән яшелчә бакчасы үстерә. Сука кебек җиһазларны да шундагыча ясый. Тик икешәр данә итеп. Берсен үзенә калдыра, икенчесен башкаларга бирә, авылдашлары чират торып эшлиләр. Ишегалдында буралы коесы да була. Су алырга шунда йөриләр. Кул тегермәнендә бөртек тартырга да шунда киләләр. Киңәш кирәк булса да, орлык-үсентеләр дигәндә дә, Әдһәм бабамның капкасы ябылып тормый. Беренчеләрдән башлап умарта үрчетә башлый. Аны авылдашлары кунакка чакырырга, әсирлектә язган шигырьләрен сөйләтергә яраталар. Ә үзләре күз яшьләре белән елап утыралар. Ул тартмый, эчми, беркем белән дә бәхәсләшми, беркемнән дә көнләшми. Аның бу дөньяны ташлап китүен дә легенда кебек сөйлиләр. Беркөнне иртә белән чәй эчәргә утыргач, бер йотым да каба алмый. Диванда газета укып утырган хатынына йомшак кына: «Кил, якынрак утыр әле. Мин бүген китәм бит, балаларны да чакыр», – дип әйтә. Аңа 93 яшь була.

– Димәк, хезмәт сөючәнлек, яңалыкка омтылыш нәселегездән килә. Сезнең шундый киңкырлы эш алып баруыгызга гаҗәпләнәсе дә юк.

– Мин кечкенәдән журналист булырга хыялландым. Әмма әти-әнием Салават педагогия училищесына керүемне теләде. Авылда берничә ел башлангыч сыйныфларда укытканнан соң да хыялымны җиңә алмадым әле. Стәрлетамак район газетасында эшли башладым. Аннан Казанга укырга килдем. Минем бөтен иҗатым КамАЗ, Чаллы шәһәре белән бәйле. Башта заводның радиотапшырулар редакциясендә эшләдем. 1997 елны Татарстанда беренчеләрдән булып бәйсез «Кама-Пресс» агентлыгы оештырдым, аның директоры булдым. Аннан «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә үзхәбәрче булып күчтем.

Илисә ханым тыйнаклык йөзеннән гадәти  эш урыннарын гына санап чыкты, әлбәттә. Шуның белән бергә төн йокыларын калдырганнары да бихисап әле. Ул берьюлы диярлек  республика, федераль матбугат чараларында эшли. КамАЗ җәмгыятенең кою заводы турында китап яза. 2000 елда Халыкара хатын-кызлар проектлары конкурсында җиңү яулый. Грант отып, әнисе Әминә апа һәм тагын  олы яштәге 9 хатын турында китап чыгарырга өлгерә. Җиде дистәсен тутырырга җыенса да, каләмен кулыннан төшергәне юк. Бүләкләре дә бихисап. Мактау кәгазьләре, «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләре, «Яр Чаллы шәһәренә күрсәткән хезмәтләре өчен» медале, «Минем Чаллым» бәйгесендә ел саен диярлек төрле номинацияләрдә җиңү яулаулар. Бер караганда, Чаллыда гына хезмәт иткән кебек, әмма республика, ил казанышларында аның бик зур өлеше бар.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү