Югалмаска нәсел кирәк

Шуңа күрә дә, җирдә эзсез югалмас өчен,  нәсел-нәсәпне барларга, шәҗәрәләр төзергә кирәк, дигән фикердә «Без тарихта эзлебез» бәйгесендә  Кайбыч районын яклаган Баһавиевлар гаиләсе. Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган бу бәйге турында ишеткәч,  алар үзләрен сынап карарга булалар.

– Дөрес,  әзерләнергә бик аз вакыт калган иде инде, – ди Энҗе ханым. – Шулай да тәвәккәлләдек, сынатмадык, икенче урынга лаек булдык.  Яшел Үзән шәһәрендә узган зона ярышына 16 кеше җыелып бардык.  Шулар арасында иң олысы – 82 яшьлек әбиебез – әнием Розалиянең әнисе  Рәшидә иде. Ул да бик теләп барды. Ярышта катнашучы  гаиләләр арасында  үзебез иң яше булдык.  Гаилә корганыбызга 8 ел гына әле. Ике кыз үстерәбез. Ләбибә кызыбыз  Кошман мәктәбенең 1 нче сыйныфында укый. Назилә шул ук авылның «Тиенкәй»  балалар бакчасына йөри. Нәсел агачын барлау  безнең өчен зур яңалык та булмады үзе. Мин әбиле-бабайлы гаиләдә үстем. Бәләкәй чакларда әбием янына тирә-юньдәге күршеләр кереп утыра, үзләренчә үткәннәрне искә төшереп утыралар иде. Гел алар янында булгач, бик күп әйбер башыма сеңеп калган, күрәсең. Хәтерлим әле, башлангыч сыйныфларда укыганда, нәсел агачын төзеп килергә куштылар. Әни, әти, әби – барыбыз бергә туганнарыбызны барлап утырдык. Ирем  Ленар ягында да кызыксынучылар булган. Кайчандыр апасы Гөлнара нәсел агачын төзегән.  Хәзер инде кәгазьдә генә ясалган шул шәҗәрәне зурайтып куярга йөрибез.

Үзләре район үзәгендә яшәсәләр дә, Кошманны үз итүләренең сәбәбе бар Баһавиевларның.  Энҗе шул авылда  туып-үскән. Югары уку йортын тәмамлагач та, озак уйланып тормаган: туган авылына кайткан да рус теле һәм әдәбияты укытырга керешкән. Аннан башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә башлаган. Җырлы-моңлы гаилә булулары да гаҗәп түгел. Ире Ленар Кайбыч мәдәният йортында эшли,  халык театрында спектакльләрдә катнаша.

– Бәйгедә әти-әниләребез, туганнарыбыз бик зур терәк булдылар, – ди Энҗе. –  Башта үзебез әзерләп килгән камыр ризыкларыннан чәй табыны әзерләдек. Пәрәмәч, бәлеш, өлеш, кыстыбый, бавырсак, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, чәкчәк, коймак – барысы да бар иде.  Үзенчәлек буларак, Кошман авылына гына хас булган мичтә юка пешерү йоласын тәкъдим иттек. Кызларыбыз шул тәм-томнар турында бик матур  шигырьләр сөйләделәр.

Гаилә, нәсел җепләре белән таныштырганда, алар буыннан-буынга  мирас булып калган, хәзер инде сандыкта урын алган байлыкка мөрәҗәгать иткәннәр. Анысы әбисеннән – әтисенең әнисе Саймәдән калган  хәзинә икән. Анда  чиккән сөлгеләр, көмеш беләзекләр, йөзекләр, бизәнү әйберләре, күлмәкләр саклана, хәтта әнисе Розалиянең туй күлмәге дә шунда урын алган. Бөтенләйгә «эшсез» ятмыйлар икән үзе. Әбиләре Саймәнең әнисеннән калган көмеш йөзекләре Энҗегә күчкән. Бабасы Зөфәрнең әнисе Рәйсәгә 1815 елда әтисе бүләк иткән «Зингер» машинасы бөтен авылны киемле иткәнен дә ачыклаган алар. Рәйсәгә ул вакытта 15 яшь булган.

– Кеше гомере бик кыска, – ди Энҗе ханым. – Күп туганнарыбыз  безнең күңелләрдә инде якты бер истәлек  булып кына яши. Нәселебездә атаклы кешеләр булмаса да, төрле һөнәр ияләре бар. Чишмә башыбыз ике яктан да җир кешеләренә барып тоташа. Без ачыклаган кадәре алтынчы буын Бикчәнтәй бабабыз да, бишенче буын Миңнулла, дүртенче буын Нәбиулла бабаларыбыз да җир кешеләре булып гомер кичергәннәр. Ирем ягыннан Баһави, Әбзәл, Низами, Фирдәвес бабаларыбыз, минем яктан Садри, Гыйлаҗ, Әбрар, Рөстәм бабаларыбыз – барысы да игелекле, хезмәт яратучы кешеләр булганнар. Телебезне, динебезне, милли йолаларыбызны хөрмәт иткәннәр.  Без алар белән горурланабыз. Өченче буын бабаларыбызга Бөек Ватан сугышында катнашырга туры килгән.  Әбрар белән Әбзәл бабам яудан исән-сау кайта алганнар, ә менә Габбас, Һади, Борһан бабаларым сугыш кырында ятып калган.

Буыннан-буынга килгән һөнәрләрне дә дәвам иттерүчеләр бар бу нәселдә. Балчыктан кирпеч ясаучылар да булган. Хәзер бу эшне Энҗенең әтисе Рөстәм дәвам иттерә икән. «Авылыбызда, районыбызда гына түгел, тирә-яктагы җирлекләрдә дә йорт салуга күп өлешен кертә әтиебез», – ди ул. Ул үзе дә әби-бабалары, әти-әниләренең эшен дәвам иттерә.

– Нәселебездә ике буынга 185 ел хезмәт куючы укытучылар бар, – ди бу җәһәттән. – Санап та чыктык: барысы сигез укытучы. Үзем дә, әнием Розалиядән үрнәк алып,  шушы һөнәрне сайладым.  Хәзер дә аның тәҗрибәсенә  таянам. Бәйгегә әзерләнгәндә дә нык ярдәм итте.  Нәселебездә ике яклап биш шәфкать туташы, хезмәт юлларын бергә кушып санасаң – 155 ел. Арабызда китапханәче һөнәрен үз итүчеләр дә, һәвәскәр шагыйрьләр дә бар. Умартачылык һөнәре дә буыннан-буынга килә. Хәзер бу эшне  ирем ягыннан әтиебез Фирдәвес дәвам иттерә.

Укытучылар турында сүз чыккач, шунысын да әйтик: Энҗе ханым «Ватаным Татарстан» журналисты Чулпан Гарифуллинага да белем биргән, сыйныф җитәкчесе  булган. Хезмәттәшебезнең бик актив, белемле, идеяләргә бай булуында, тарих белән кызыксынуында, һичшиксез, укытучы апасының да өлеше зурдыр, дип уйларга кирәк.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 


Фикер өстәү