Рөстәм Миңнеханов: «Торак-коммуналь хуҗалык тармагын модернизацияләү буенча комплекслы программа әзерләнә»

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә халыкны борчыган сорау булып инженерия челтәренең тузуы кала бирә. Бу җәһәттән башкарасы эшләр бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында шул хакта әйтте.

– Россия Президенты кушуы буенча, федераль дәрәҗәдә торак-коммуналь хуҗалык тармагын модернизацияләү буенча комплекслы программа әзерләнә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Шул уңайдан булган инфраструктураны инвентаризацияләү, кайда һәм кайчан төзекләндерү эшләре башкарылачагын төгәлләштерү кирәк. Халык кайда һәм кайчан ремонт буласын белергә тиеш. Бу программаның нәтиҗәсен күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы белән тәңгәлләштереп булыр иде.


Фикер өстәү