Рөстәм Миңнеханов: «Эшсезлек үсешенә юл куймау мөһим»

Ныклы нигезе булгач, Татарстан икътисады тышкы сынауларга чыдам булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясаганда шулай дип белдерде. Шул уңайдан ул республика предприятиеләренә һәм федераль үзәккә рәхмәт белдерде.

– Безнең программаларны тормышка ашыруның нигезендә нәтиҗәле икътисад ята. Быел предприятиеләр берничә сынау белән очрашты: тышкы сәүдәне чикләү, логистик чылбырлар өзелү, көнбатыш технологияләренә һәм кредит ресурсларына юл ябылу. Әмма, алдарак салынган ныклы нигез, ярдәм чаралары, предприятиеләрнең һәм компанияләрнең өзлексез, кредит-финанс оешмаларының тотрыклы эшләве, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру бәрабәренә республика икътисады тышкы сынауларга чыдам булды, — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты әйтүенчә, эш белән тәэмин итүне саклау һәм эшсезлек үсешенә юл куймау мөһим. “Акчасыз безнең бернәрсә дә барып чыкмаячак”, – диде ул.


Фикер өстәү