Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары: «Безгә хәзер Рөстәм Миңнеханов янында берләшергә, аның белән бер дулкында булырга кирәк»

Үзебезгә ышанырга һәм Президентыбыз янында берләшергә кирәк. Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин Президентның Дәүләт Советына Юлламасына бәйле рәвештә әнә шундый фикерен җиткерде.
– Президентыбыз әһәмиятле бөтен өлкәләргә дә тукталды. Аеруча бүгенге вазгыятькә бәйле рәвештә, хәрби операциягә зур урын бирелде. Егетләребезгә, аларның гаиләләренә ярдәм итәргә кирәклегенә басым ясалды. Шәхсән үземә аның илкүләм проектлар турында әйткән фикерләре ошады. Әлеге проектларга 64 млрд сум акча бүлеп бирелә. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә. Безгә хәзер Рөстәм Миңнеханов янында берләшергә, аның белән бер дулкында булырга кирәк. Бу хакта Фәрит Мөхәммәтшин да әйтте.
Икътисадка килгәндә, безгә дус булмаган илләр санкцияләр кертеп, авырлыклар китерә. Шуңа күрә үз мөмкинлекләребез тагын да күбрәк булып ачыла. Хәзер үзебезгә тагын да ныграк тырышырга, эшләргә кирәк. Авиатөзелеш заводлары күпләп самолетлар, вертолетлар эшләп чыгарырга тиеш. Без үз үзебезне кайгырта торган республика, мөмкинлекләребез бик зур, – диде ул.


Фикер өстәү