Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлек санын арттырырга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында белдергәнчә, республика терлекчелек тармагында алдынгы булган төбәк. Шуңа да ирешкән уңышлардан чигенмәскә кирәк.

– Бездә мөгезле эре терлек саны да күп, шул ук вакытта фермаларның ябылуы һәм терлек санының кимүе дә күзәтелә. Инвесторлар белән башлыкларга бу җәһәттән эш урыннарын саклап калу, мөгезле эре терлек саны буенча ел башындагы планлы күрсәткечкә ирешү юнәлешендә эшләргә сорыйм , – диде Рөстәм Миңнеханов. – Терлекчелек продукциясен җитештерү буенча лидерлык позицияләрен саклау мөһим. Сөт буенча 2 млн тонна, ит буенча – 550 мең тоннага чыгу максаты бар.

Татарстан Президенты хезмәтчән алдынгыларына рәхмәтен дә җиткерде. Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнарын билгеләп узды.

Татарстан Президенты хезмәт алдынгыларына рәхмәтен дә җиткерде. Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнарын билгеләп узды.


Фикер өстәү