Татарстан Президенты: «Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеш алсын өчен, аларга беренче этапта ук терәк булырга кирәк»

Яшь эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү, үзмәшгульләр институтын үстерү юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында шулай дип белдерде.

– Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеш алсын өчен, аларга беренче этапта ук терәк булырга кирәк, – дигән фикердә Рөстәм Миңнеханов. – Яшь эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү, үзмәшгульләр институтын үстерү юнәлешендә эшне дәвам итү мөһим. Хәзер республикада 215 меңләп үзмәшгуль бар. Аларның продукциясен популярлаштыру максатыннан, үзмәшгульләр ярминкәләрен үткәрүне дәвам итәргә кирәк.
Татарстан Президенты сүзләренчә, бизнес вәкилләренә республикада булган мөмкинлекләрне активрак куллану мөһим. Әйтик, электрон сәүдә мәйданчыкларына керү, республиканың маркетинг үзәге.
Республика Президенты сүзләренчә, электрон сәүдә программасы ярдәмендә эшмәкәрләргә үз продукциясен сату мөмкинлекләре артты, шул исәптән Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен дә.


Фикер өстәү