Рөстәм Миңнеханов: «Иң мөһиме – дәүләт оборона заказын вакытында үтәү»

Россия Президенты Владимир Путинның хәрбиләрне заманча техника һәм корал белән тәэмин итү бурычын кыска вакытта үтәргә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында шулай дип белдерде.

– Хәзерге вакытта республиканың оборона-сәнәгать комплексы (ОПК) предприятиеләре шушы бурычларны тормышка ашыра һәм илнең иминлеген тәэмин итүдә саллы өлеш кертә. Шул ук вакытта резерв та кала. Булган мөмкинлекләрне тулысынча файдаланырга, продукция күләмен арттырырга кирәк. Иң мөһиме – дәүләт оборона заказын вакытында үтәү, – диде республика Президенты.


Фикер өстәү