Владимир Путин оборона производстволары җитәкчеләрен корал һәм техника җитештерүне арттырырга чакырды

Россия оборона предприятиеләре җитәкчеләре корал, сугыш кирәк-ярагы һәм хәрби техника җитештерүне арттыруга җавап бирә, производстволар кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин ителәчәк. Россия Президенты Владимир Путин Россиядә яшәүчеләргә мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде.

“Өлешчә мобилизацияләү турындагы указ шулай ук дәүләт оборона заказын үтәү буенча өстәмә чаралар күрүне дә күздә тота. ОПК предприятиеләре җитәкчеләре корал һәм хәрби техника җитештерүне арттыру, өстәмә производстволар булдыру бурычларын хәл кылуга турыдан-туры җавап бирә. Оборона предприятиеләрен матди, ресурс һәм финанс ягыннан тәэмин итү буенча барлык мәсьәләләр Хөкүмәт тарафыннан кичекмәстән хәл ителергә тиеш”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез: бүген Россия Президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгатендә Донбассны неонацистик режимнан азат итү буенча махсус хәрби операциянең барышы турында сөйләде һәм Россиядә өлешчә мобилизацияләү игълан итте.


Фикер өстәү