Казанда алты ир-ат беркатлы кешеләрнең паспортлары белән барлыгы 3 миллион сумлык кредит алган

Аларга бүген Казан шәһәре Совет районы судында гаепләү белдерелде.

Казанның Совет районы судында алты ир-атка карата гаепләү белдерелде. Алар кемнәрнеңдер паспортлары белән 3 миллион сумга кредит алуда гаепләнелә.

Болар – Тимур Васильев, Айдар Хафизов, Николай Рублев, Илдар Сафиуллин, Андрей Ибраһимов һәм Анатолий Егоров. Тикшерү мәгълүматларына караганда, шушы алты дускай алдау юлы белән кемнәрнеңдер исеменә кредитлар алып, акчаны үзләренә калдырган, ә корбаннарын бурычка батырган. Аеруча беркатлыларны автокредитлар һәм машиналар сатып алырга мәҗбүр иткән.
Тикшерүчеләр билгеләгәнчә, аферистлар 2020-2021 елларда “эшчәнлек” алып барган. Тимур Васильев, Айдар Хафизов һәм Николай Рублев күпмедер акча бәрабәренә документларын биреп торырга һәм кредитлар алу, хуплау өчен кирәкле шәхси мәгълүматлары турында хәбәр итәргә әзер булган кешеләрне эзләгән. Шуннан өч дус паспортлар сатып алган яки “ясаган” да банклардан кредитлар һәм микрозаймнар алган. Аферистларның җинаятьчел гамәлләре аркасында банкларга 3 миллион сум зыян китерелгән.
“Алар ялган документлар белән кредит алырга ризалашкан кешеләрне банк бүләкләренә яки кредит оешмасы хезмәткәре янына, әйтик, автосалоннарга алып килгән. Шулай ук алар кредит алу тәртибенә, килешү төзегәндә, кредит учреждениесе хезмәткәре белән ничегрәк сөйләшергә кирәклегенә өйрәткән, сатып алырга ниятләнгән автомобиль яки башка товар бәясенә төшендергән”, – дип хәбәр итә Казан шәһәре Совет районы судының матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта Тимур Васильев, Айдар Хафизов һәм Николай Рублев сак астына алынган. Ә Илдар Сафиуллинга, Андрей Ибраһимов һәм Анатолий Егоровка кая да булса чыгып китмәү шарты куелган.


Фикер өстәү