2023 елны Милли мәдәният һәм традицияләр елы дип игълан итте. Бу хакта ул Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.
– Төрле милләт вәкилләре арасындагы үзара хөрмәткә корылган диалог, тел, мәдәният һәм традицияләрне саклау һәм үстерүне кайгырту – безнең бәяләп бетермәслек байлыгыбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстанда яшәүче халыклар бай тарихи-мәдәни мираска ия. Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгытуның мөһимлеген исәпкә алып, Россия күләмендәге Мәдәни мирас елын дәвам итеп, Татарстанда 2023 елны Милли мәдәният һәм традицияләр елы дип игълан итәм.