Рөстәм Миңнеханов: «Ватанны саклаучыларыбыз һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелергә тиеш»

Республика хакимият органнары, оешма-предприятиеләре Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция кысасында куйган бурычларны тулы күләмдә үтәргә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында шулай дип белдерде.

– Владимир Путин куйган бурычлар үтәлергә тиеш. Илдә өлешчә мобилизация бара. Яклаучыларыбызны һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелергә тиеш. Күпләргә җиңел түгел, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Күреп торабыз: предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, якташларыбыз ярдәмләшергә әзер. Мондый инициативаларны хупларга кирәк.

Татарстан Президенты әйтүенчә, Ватанны саклау юлын сайлаган егетләр үз гомерләрен куркыныч астына куеп тынычлык һәм иминлек сагында тора. “Без каһарманнарыбызны онытмаячакбыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.


Фикер өстәү