4 бала әнисенең 1 миллион 600 мең сумнан артык алимент бурычы җыелган

Әлмәттә суд 5, 10, 12 һәм 15 яшьлек балалары файдасына җиде ел алимент түләмәгән хатын-кыз эше буенча карар чыгарган. Аның балаларына 1 676 097 сум бурычы җыелган.

39 яшьлек хатын хәзерге вакытта эшләми, ул административ җаваплылыкка тартылган.

Судта ваемсыз ана үз гаебен тулысынча таныган, гафу үтенгән, бурычның 10 мең сумын түләгән. Аңа сигез ай төзәтү эшләре билгеләнгән. Хәзер хатын хезмәт хакының 5% ы дәүләт хисабына түләп барачак.

Хөкем карары законлы көченә кергән.


Фикер өстәү