Банк карталары турындагы мәгълүматлары «тикшерә» торган фейк сайтлар барлыкка килгән

Интернетта банк картасы турында белешмәне тикшерә торган фейк сайтлар барлыкка килгән. Алар банк картасының номеры һәм коды мошенникларга  күчкәнме-юкмы икәнлеген тикшереп бирергә вәгъдә итәләр. Бу хакта  Роскачество кисәтә.

Күптән түгел Россиядә яшәүче 100 меңнән артык кешенең банк картасы мәгълүматлары даркнетка эләгүе турында хәбәр чыкты. Шуңа бәйле рәвештә, җинаятьчеләр карталарны махсус сайтларда «тикшерергә» тәкъдим итә. Җибәрелгән хәбәрләрдән күренгәнчә, алар картаның төрле шикле форумнарга эләгү-эләкмәвен тикшерә.

«Банк карталарын тикшерә торган бердәм рәсми сервис юк. Интернеттагы мондый сервисларның барысы да мошенникларныкы», –  ди  ведомствоның цифрлы продуктларны тестлау буенча өлкән белгече Сергей Кузьменко.

Шикле сайтларга мәгълүматларны кертергә яки телефоннан сөйләшкәндә мәгълүматларны чит кешеләргә әйтергә ярамавы хакында кисәтә белгеч.


Фикер өстәү