Татарстанда «Авыл укытучысы» программасының 10 җиңүчесе берәр миллион сум акча алачак

Татарстанда «Авыл укытучысы» программасының 10 җиңүчесен сайлаячаклар.

Алар бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сум күләмендә акча алачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләвен авыл торак пунктына яки эшчеләр бистәсенә, шәһәр тибындагы бистәгә яки 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә эшләргә килгән яки күчеп кайткан укытучы алачак», –  диелә хәбәрдә.

Программада урта һөнәри яки югары белемле, квалификация таләпләренә һәм һөнәри стандартларга туры килгән укытучылар катнаша ала. Аларның белем бирү оешмасы белән кимендә биш елга хезмәт килешүе төзегән булуы шарт.

Программа 2024 елга кадәр гамәлдә. Катнашу өчен гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә..


Фикер өстәү