«Авыл укытучысы» программасы буенча субсидия бирү тәртибен гадиләштерделәр

Федераль бюджетта «Авыл укытучысы» программасын 2023 ел ахырына кадәр финанслау каралган. Хөкүмәтнең программага бүлеп бирелгән субсидияләр бирү кагыйдәләре турындагы карары 25 мартта үз көченә керде. Документ дәүләт ярдәмен файдалану нәтиҗәлелеген бәяләү схемасын гадиләштерә.

Элек түләү алган укытучыларның процент өлешен исәпләргә кирәк булган. Хәзер исә аларның һәр финанс елында фактик санын күрсәтү дә җитә. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Авыл укытучысы» программасы 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланды. Программа яңа педагогларны авыл җирлегенә җәлеп итү максатыннан оештырыла.

Аның шартлары буенча, 50 меңгә кадәр кеше яши торган булган бистәләргә яки шәһәрләргә эшкә күченгән укытучылар бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүве ала. Ул 1 млн сум тәшкил итә. Торак пункт Ерак Көнчыгыш федераль округы территориясендә урнашкан булса, компенсация 2 млн сум була.

Программада катнашу өчен, мәктәп белән кимендә биш елга хезмәт шартнамәсе төзергә кирәк.

Түләү өчен акча федераль бюджеттан бүленә. Субсидияләр Мәгариф министрлыгы һәм субъект хакимиятләре арасында түләү бирү турындагы килешү, шулай ук мәгариф оешмасы белән төзелгән хезмәт шартнамәсе нигезендә бирелә.

«Татар-информ»


Фикер өстәү