Дипломатлар Россиягә һәм Кытайга каршы

Көнбатышның  Россиягә каршы юнәлдерелгән икътисад сугышы көннән-көн киңрәк җәелә. Вашингтон һәм Брюссель бу тартышны бөтендөнья масштабына җәелдерергә тырышалар. Һөҗүмнең төп юнәлеше соңгы көннәрдә Кытайга каршы борылды.

Алар Мәскәүгә каршы блокадага кушылмады, чагыштырмача нейтралитет саклады. Дөрес, чин банклары үз эшләрен санкцияләр кысасында алып барырга тырышалар, чөнки ни генә дип әйтмә, планета масштабындагы финанс агымнары – америкалылар контролендә. Америкадан торып, дөньяның теләсә кайсы иленә матди зыян салып була. Таякның икенче башы Вашингтонның үзенә дә суга сугуын, әмма бүген Җир шарында вазгыять шундый: финанс мафиясе югалтулар белән бик исәпләшеп тормаска булды. Туры мәгънәсендә яшәү – үлем мәсьәләсе хәл ителә, без моны аңларга тиешбез.

Кытай икътисады Россия белән дә, АКШ белән дә тыгыз бәйләнгән. Пропорцияләр чагыштырырлык түгел, билгеле. Белгечләр Күк асты иле матди яктан 75 процентка Америкага бәйле, диләр. Әле тагын океан арты белән аркадашлык итүче Европа, Канада бар. Болар белән конфликтка керү Азия гигантына зур югалтулар китерергә мөмкин. Каршы як өчен дә шулай ук. Шул сәбәпле ике як та килеп туган каршылыкларны дипломатик мәйданда хәл итәргә тырышалар. Дүшәмбе көнне Римда «Астория» кунакханәсендә АКШ президентының милли куркынычсызлык буенча киңәшчесе Джейк Салливан белән Кытайның тышкы сәясәт өчен җаваплы төп чиновнигы, Компартия Үзәк Комитетының Тышкы эшләр канцеляриясе җитәкчесе Ян Цзечи очрашты. Сөйләшү барышы турында да, нәтиҗәләре хакында да матбугат вәкилләренә берни дә әйтелмәде. Әмма Салливанның очрашу алдыннан ясаган белдерүләре теманың Россия – Украина конфликтына кагылышлы булуын аңлата. Аналитиклар АКШ дипломаты Кытай ягына, санкцияләрне әйләнеп үтеп, Россиягә ярдәм күрсәтмәскә дигән күрсәтмә бирде дип саныйлар. Италия саммиты алдыннан Financial Times газетасы, Ак йорттан алынган мәгълүматка таянып, Россия Кытайга ярдәм, шул исәптән хәрби техника белән дә ярдәм сорап мөраҗәгать итте дигән хәбәр таратты. Путин сүзчесе Песков, Россиянең хәрби хәрәкәтләр алып барырга резервлары җитәрлек дип моны кире какса да, Кытай җитәкчеләре Мәскәүгә хәрби ярдәм күрсәтмәячәкләрен ассызыкласалар да, Вашингтон алар сүздә генә үзләрен шулай тоталар, чынбарлык башкача дип бара. Кытайга ни рәвешле басым ясачакларын океан артында яшерәләр. Мөмкинлекләре чикләнгән дип уйлыйк, чөнки дөньяның зурлыгы ягынан икенче икътисады түнсә, барыбыз да егылачакбыз. Егыласы урынга салам түшәп кую да булышмаячак. Пекин мөмкин булганча санкцияләр кысасында эш итә кебек. Әйтик, Россия самолетларына запчастьлар бирүдән баш тартты. Әмма төньяк күршесе белән элемтәләрне тулысынча өзү Кытай файдасына түгел. Анда болай да көчле икътисади кризис адымнарын тизләтә. Кыйммәтле кәгазьләр базарында соңгы көннәрдә чин компанияләренең кәгазьләре мәтәлчек ата. Кытай бизнес-гигантлары дефолтка килеп терәлделәр. Үзара түләүләр кичектерелә. Россия резервларының байтагы Кытай юаньнарында саклана. Бу резервлар да янса, хәл авыр булачак. Америка басымыннан башка да эшләр мөшкел әле монда.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү