Глобаль түнтәрелеш алдыннан

Үткән атна ахыры дөнья сәясәтендә тектоник плитәләрнең кызу хәрәкәте белән үзенчәлекле булды. Планета масштабында турбулентлык көчәя. Сүз дә юк: Мәскәү – Киев конфликты вакыйгаларның үзәгендә тора. Байден инде Америкадагы бәяләр күтәрелешендә Россияне гаепләп өлгерде.

Дөньяның финанс базарларында инде бер ай тирәсе салмак кына түбәнәю бара, котировкалар гел «кызыл зона»да диярлек. Газета хәбәрчесе «Кытайның кыйммәтле кәгазьләре нык түбәнәя. Трейдерлар: «Кытайның Тайваньга һөҗүменнән куркалар», – дигән хәбәр алды. Американың дәүләт эшлеклесе Джордж Пападопулус: «Россия, Кытай һәм Иран Байденны ныклыкка тикшерәләр», – дип белдерде. Иран тиктомалдан гына телгә алынмый, чөнки шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Иран территориясеннән Иракның Әрбаласына төгәл ракеталар белән куәтле һөҗүм ясалды. Таң алдыннан алынган беренче хәбәрләрдә: «Фарсылар АКШ объектларына һөҗүм иттеләр, консуллык утка тотылды», – дигән сүзләр бар иде. Бу уңайдан Байденның милләткә мөрәҗәгате дә әзерләнүе мәгълүм булды. Хәл бик киеренке иде, хәтта мәгълүмат кырына америкалылар Иранга һөҗүм итәчәкләр дигән фаразлар да чыкты. Вәләкин соңыннан Вашингтон Иран һөҗүме америкалыларга каршы булмавын әйтеп тынычландырды. Тәһраннан да ракеталар Гыйрак Көрдстанындагы Израиль базасына төшүен хәбәр иттеләр. Бу Израильнең Сүриядәге Иран хәрбиләрен үтерүенә җавап икән. Яһүдләр үзләре: «Израиль белән Иран өзлексез яшерен сугыш алып баралар, аның кайбер эпизодлары гына хәбәр ителә», – диләр.

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә газета хәбәрчесе: «Согуд Корольлеге башкаласында авыр бәрелешләр булды», – дигән хәбәр дә алды. Әмма хәбәрнең монысы киң мәгълүмат кырына чыкмады, асылы шуңа күрә билгеле булмады. Тик бу юлларның авторы гел искәртә: Якын Көнчыгыш дөньякүләм үзгәрешләрнең авангардына чыгачак бервакыт.

Хәзер инде өзек-өзек хәбәрләрне бер киштәгә тезеп карыйк. Бүген Көнбатыш өчен иң актуаль мәсьәлә – нефть һәм газ. Вашингтон һәм Тәһран соңгы көннәрдә килешү сукмагына бастылар, чөнки базарга Иран нефте кирәк. Россияне тезләндерүнең стратегиясе шуны таләп итә. Венесуэлага каршы санкцияләр дә шул сәбәпле йомшартылды. Каракас инде нефть чыгаруны арттырырга вәгъдә бирде. Россиянең аркадашы, Мәскәүдән зур суммада акча алып торган ил җиңел генә америкалылар кубызына биергә әзер тора. Каракасны аңлап була, чөнки Латин Америкасындагы бу илдә икътисади хәл бик катлаулы. Вашингтон дипломатиясе ярыйсы гына җимешләрен бирә: углеводородларга рекордлы рәвештә күтәрелгән бәяләр ярыйсы гына төште. Әле дә югары алар югарылыкка, әмма түзәрлек инде. Нефть һәм газ бәяләренең түбәнәюенең тагын бер сәбәбе бар: глобаль икътисади түнтәрелеш якынлаша. Россия белән Украина арасындагы конфликтны да шул китереп чыгарды инде нигездә: ил лидерлары халыкларның игътибарын шуңа юнәлтеп финанс түнтәрелешенә сылтау табарга теләделәр. Алар бу максатларына ирештеләр дә: дөньяның кайсы гына телеканалын ачып карама, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә Украинадагы хәлләргә тап буласың. Коронавирус онытылды, финанс проблемалары телгә алынмый. Әмма дә ләкин Кытайда зур финанс шартлавы әзерләнә. Монысы инде башка конфликтларга этәргеч бирергә ихтимал. Байден берничә көн элек кенә: «Өченче Бөтендөнья сугышы башланса да, Украинадан түгел», – диде.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: https://pixabay.com/ru


Фикер өстәү