Ингушларның Казандагы «Магас» милли-мәдәни автономиясе рәисе Әхмәт Батыров: «Без кыенлыклар белән чыныккан»

Ингушларның Казандагы «Магас» милли-мәдәни автономиясе рәисе Әхмәт Батыров авырлыкларны бердәмлек белән генә жиңеп була дигән фикердә.

– Без гел дәүләтнең бердәмлеге яклы. Илебезнең бөтенлеген балаларыбыз хакына сакларга кирәк. Хәзерге вакытта хөкүмәт әнә шуны эшли дә инде, — ди ул.

Әхмәт Батыров чикләүләрнең дә унай якларын күрү яклы.
— Иран 40 елдан бирле чикләүләр астында яши Зарланмый, бирешми, чөнки халкы бердәм. Безгә дә алардан үрнәк алырлык. Чикләүләр үзебезнекке үстерергә мөмкинлекләр ача. Эш буенча кайбер әйберне Кытайдан сатып алырга туры килгән булса, доллар үскәч, шул рәвешле бездәге әйбернең дә бәясе арта. Мондый хәл булмасын өчен без шул ук әйберне үзебездә җитештерсәк, бәясе дә башка булачак. Эшләргә, тырышырга кирәк. Без авырлыклар белән чыныккан инде. Татарстан халкының күпчелеген мөселманнар тәшкил итә. Ислам динендәге кеше авырлыкларны җиңерәк уздыра. Язган була, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын дип яшәргә күнеккән без. Бу очракта да бездән сабырлык сорала, – ди ул.


Фикер өстәү