Вөҗдан белән җәза арасы: Россиядә үлем җәзасын кире кайтарырлармы?

Бу арада Россиядә үлем җәзасын кире кайтару мәсьәләсе яңадан баш калкытты. Әлеге катгый чара турында элек тә сөйләшәләр иде инде. Әмма ул фикерләшү, ярый-ярамыйдан ары узмады. Бу юлы әлеге сорау көтелмәгәнрәк дәрәҗәдә телгә алынды. Җәзаларга түгел кичерергә. Өтерне кая куярга җыеналар?

Чишмә башы

Үлем җәзасы хакында февраль азагында Россиянең Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев искә төшерде. Сәбәбе Россиянең Европа советыннан чыгуы. Бу вакытта ул илнең ошбу совет әгъзасы булудан туктавының аеруча куркыныч җинаятьчеләр өчен үлем җәзасы кебек чараны торгызу өчен яхшы мөмкинлек булачагын әйтте, шул җәһәттән АКШ, Кытай кебек дәүләтләрне телгә алды. Янәсе, аларда «үлем җәзасы» дигән катгый чара кулланыла.

25 мартта исә Дмитрий Медведев үлем җәзасына бәйле мораторийның, «барысы да тыныч булган очракта», сакланырга да мөмкин булуын белдерде. Аныңча, мораторий кертүне хуплаган Россия Конституция суды өчен илнең Европа Советы конвенцияләрендә катнашуы әһәмиятле бер сәбәп булып торган. Ә хәзер бу конвенцияләр үз көчен югалта дигән сүз.

Экс-президент сүзләренә капма-каршылары да яңгырады. Әйтик, сенатор Андрей Клишас үлем җәзасын кайтару юридик яктан да мөмкин түгел, дип саный. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова Россия, Европа Советы әгъзасы булуыннан туктаса да, үлем җәзасын кире кайтару кебек адымга бармас дип ышана.

ЛДПР партиясе «Телеграм» социаль челтәрендәге сәхифәсендә Россиянең Европа Советыннан китүен: «Безнең өчен ят булган кагыйдә һәм кыйммәтләрдән китү өчен яхшы мөмкинлек», – дип белдерде. Безнең өчен чит булган кагыйдә-кыйммәт – үлем җәзасы булган икән ләса. Фракция иң авыр җинаятьләр өчен (зур күләмдә ришвәтчелек, балаларны көчләү, үтерү, терроризм) бу катгый чараны кайтару турында сорауны референдумга чыгарырга тәкъдим итә.

Әллә ялгышмы, әллә язмышмы?

Билгеле, кыргыйлык дәрәҗәсендәге җинаятьләр хакында ишеткәч, бигрәк тә бу золымнан кеше тормышлары җимерелү, гомерләр өзелү ачыклангач, җинаятьчегә карата уңай фикердә калып булмый. Андый мизгелләрдә, нигә канун тагын да кырысрак түгел икән, дип тә уйлап куясың. Тагын бер парадокс: җинаять кылган кешегә үлемме, вөҗдан газабымы – кайсы куркынычрак һәм бу очракта мәрхәмәтсезрәк икән соң әле? Золым – золымны, явызлык тагын да куркынычрак явызлыкны тудыра, диләр. Үлем җәзасын кайтару мәсьәләсе турында җәмәгатьчелек нәрсә уйлаганны белештек.

15 елдан артык юридик стажы булган, төрле авырлыктагы җинаять эшләре белән эшләүче адвокат, Татарстан Адвокатлар палатасы әгъзасы Руслан Иманов әйтүенчә, үлем җәзасын бер мизгелдә генә кире кайтару мөмкин түгел.

– 2009 елда Конституция суды үлем җәзасын билгеләүнең мөмкин булмавын таныды. Россиядә үлем җәзасын яңа Конституция кабул итүдән тыш башка бернинди ысул белән кире кайтарырга ярамый. Ник дигәндә, Конституциянең икенче бүлеге үзгәрүгә дучар була алмый. 55 нче маддәдә: «Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен юкка чыгара яисә киметә торган законнар чыгарылмаска тиеш», – дип язылган.  Әлеге норманың мәгънәсе буенча, үлем җәзасын кертү дә булырга тиеш түгел. Мәгънәсе буенча, үлем җәзасы дә шушыңа керә, – ди хокук белгече.

Руслан Иманов фикеренчә, үлем җәзасына мораторийны бетерү якын киләчәктә мөмкин хәл түгел. «Россия Европа Советында әгъза булуын туктатып кына тора дип беләм. Махсус хәрби операция мәңге дәвам итмәячәк бит, ничек кенә булмасын, илләр арасындагы мөнәсәбәтләр җайга салыначак. Бу – заманча җәмгыятьнең таләбе», – ди белгеч.

Бу мәсьәләгә җәмгыятьнең фикерен оештыруда массакүләм мәгълүмат чараларының да роле зур дигән фикердә Руслан Иманов.

– Шау-шу тудырган, кеше гомеренә бәйле җинаятьләрне мәгълүмат чаралары даими яктырта. Әйтик, телевизион тапшыруда җинаятьченең золымы барлык нечкәлекләре белән тасвирлана икән, минемчә, кешеләрнең күпчелеге үлем җәзасын кире кайтару яклы булачак, – диде ул.

Политолог Руслан Айсин исә үлем җәзасын кире кайтару белән генә катлаулы җинаятьләр проблемасыннан котылып, аларны кылучыларны киметеп булмый дип саный. Белгеч әйтүенчә, Дмитрий Медведевның сүзләре дә сәяси-хисси импульска бәйле.

– Минемчә, бу – бик ашыгыч тәкъдим. Бәлки, күбрәк хисси мәлдә әйтелгән сүзләрдер дә. Бөтен дөнья бу адымнан баш тартты. Әлбәттә, кайбер илләрдә калды, әйтик, АКШта, әмма анда да барлык штатларда түгел, – ди белгеч. – Ни өчен үлем җәзасын кайтару безгә ярамый? Чынлап әйткәндә, моның өчен көчле мәкхәмә системасы кирәк. Аннан мәкхәмә алдыннан җинаятьне тикшерү, өйрәнү. Ул да бездә бик зәгыйфь. Совет чорын искә алсак, анда да бик хаталы хөкемнәр күп булды. Шул ук Чикатилога бәйле вакыйга. Әлбәттә, күпләр маньяклар, педофилларның гомерләрен өзү яклы булыр. Әмма гаепсез кешеләрнең дә корбан булуы ихтимал бит. Кешенең гомерен аннан ничек кире кайтарасы?

Руслан Айсин әйтүенчә, Европа Советыннан чыгу барлык принциплардан баш тартырга кирәк дигән сүз түгел әле. «Рус цивилизациясе кешелеклелек, гуманизмга корылган, шул тәгълиматларга нигезләнгән. Кешегә кешечә карау, аның кыймммәте, дисеңме. Лев Толстой: «Золымга золымсыз каршы тор», – дигән. Безнең җәмгыятьтә болай да гаделлек күп түгел. Үлем җәзасы гына җинаятьләрнең санын киметми. Әйтик, Иранда халык алдында кешенең гомерен өзәләр, әмма моңа карап кына золым кылучылар бетми. Кытайда ришвәтчелеккә каршы шулай көрәшәләр. Әмма проблема кала бирә. Бу бит – институциональ проблема. Ә алар нигездән хәл ителергә тиеш», – дип аңлатты политолог.

Политолог сүзләрен социология фәннәре кандидаты, доцент Ләйсән Гатина да куәтли. Шәхсән үзе мондый катгый чарага каршы.

– Дмитрий Медведевның чыгышы Җинаять кодексын үзгәртербез, мондый катгый чараны шундук кертербез дигән сүз түгел әле ул. Кайчагында дәшми тору мөмкин түгел. Вазыйфаи затлар кайчагында шуннан файдалана, кискен сүзләр әйтеп куя. Кайбер җинаятьләргә карата үлем җәзасын кайтару мәсьәләсе бер генә күтәрелмәде инде. Хәзерге эчке сәяси вазгыятьтә бу сорауны кабыргасы белән куярга кирәк дип санамыйм. Бу – сөйләшүләр генә, – дип саный ул.

Казан федераль университеты каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы сәркатибе Андрей Большаков фикеренчә, бу мәсьәләдә ашыгырга ярамый, барысын да җентекләп өйрәнергә кирәк.

– Үлем җәзасын тар даирәдә, әйтик, үтерү, террористик җинаятьләр, этник һәм дини нигездәге геноцид очракларында кулланырга мөмкиндер. Минем уйлавымча, террорчылар, атыш оештыручылар, көчләүчеләрне үлем җәзасы гына туктатып кала алмас, әмма андый җинаятьләр санын киметер иде, – дигән фикердә белгеч.

Шагыйрь Рифат Җамалның исә үлем җәзасына карашы башка. Аны кайтаруларын да хуплый ул.

–  Кеше гомеренең кадере бетте, җинаятьләр саны күбәйде чөнки. Һичшиксез, үлем җәзасына хөкем ителердәй җинаятьләр бар. Хәтта «мин сине үтерәм, миңа моның өчен төрмә генә яный» дип әйтеп үтерә башладылар. Махсус әзерләнеп, уйлап, кеше үтергән затны нормаль кешегә санамыйм. Мәсәлән, балаларны көчләүчеләр, үтерүчеләр. Күбесе – элек утырып чыккан кешеләр. Чыга да яңадан шул эшенә тотына, – ди ул. – Билгеле, үлем җәзасын бик җентекләп тикшереп, 100 процент дәлилләр булганда гына кулланырга мөмкин. Җинаять бар икән, җәзасы да тәңгәл булсын. Шундый уем да бар: мондый җинаятьчеләрне җыеп, утрауга урнаштырырга кирәк. Шунда теләсә нишләсеннәр. Сакчы да, администратор да кирәкми. Бары тик җәмгыятькә генә чыкмасыннар.

САН

«SuperJob» хезмәте оештырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә үлем җәзасын кайтаруны халыкның 43 проценты хуплый. 37 проценты каршы килүен әйткән, 20 проценты җавап бирүдән баш тарткан.

Моннан 13 ел элек үлем җәзасына кагылышлы сораштыру катнашучыларының 56 проценты «хуплыйм», 25 проценты «каршы» дип җавап биргән.

ҮЛЕМ ҖӘЗАСЫН КУЛЛАНУЧЫ ИЛЛӘР БИШЛЕГЕ

  1. Кытай. Ришвәтчелек, наркотик сату һәм браконьерлык өчен җәза каралган.
  2. Иран. Шпионаж, кеше үтерү, наркотик сату, көчләү, фахишәлек, алкоголизм, җенси җинаятьләр, хыянәт, ришвәтчелек белән шөгыльләнүчеләргә карата киң кулланыла.
  3. Согуд Гарәбстаны. Кеше үтергән һәм наркотик саткан өчен декапитация (шәригать таләпләренә туры китереп, кылыч белән башны кисү) кулланыла.
  4. Гыйрак. Күпчелек очракта террорчылык, террористик оешмаларга ярдәм иткән өчен асып үтерү каралган.
  5. Вьетнам. Үлем җәзасын дәүләт иминлегенә, гражданлык хокукларына, гаилә, сәламәтлек һәм намуска каршы җинаятьләргә карата кулланалар. Чарасы – инъекция.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү