Йолдызнамә | 4–10 апрель

Кучкар (21.03 – 20.04) Кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәтеп, кәттә генә планнарыгызны тормышка ашырып куярсыз. Бары тик үз көчегез белән! Атна ахырында хезмәттәшегезнең яшерен бер сере ачылу үзегез өчен бик файдалы нәтиҗә чыгаруга китерер.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Бу атнада күп эшләргә һәм, бернигә карамастан, уңышка өметләнергә кирәк булыр. Алдан ук шуны кистереп әйтеп куярга мөмкин: уңышка ирешәчәксез! Әле ниндиенә!..

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Эчке сиземләвегез эштә әйтеп бетергесез зур файда китерер. Нәтиҗәдә, саллы керем алып, тормышыгызда һәм һөнәрегездә уңай борылышка ирешелер. Ял көннәрендә туганнарыгызга кагылышлы бер яңалык ишетелер.

Кысла (22.06 – 22.07) Урамда очраклы гына бер очрашу күңелегезне кузгатып җибәрер. Бу, рәхәт уйларга чумып, матур гына планнар коруга китерер. Ерактан ирештерелгән бер хәбәр сәеррәк, әмма кирәкле гамәлләргә этәрер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Тәвәккәл таш ярыр. Бу атнада шушы гыйбарәне кат-кат искә төшереп алырга туры килер. Нәтиҗәсе буларак, шәп кенә уңышларга да ирешелер.

Кыз (24.08 – 22.09) Үзегезгә артык таләпчәнлек тормышыгызга комачаулык ясый түгелме? Шул хакта уйланырга вакыт җитте кебек. Атна ахырында йөзегезгә елмаю кундырырдай хәлләр булып алыр.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Атна башындагы кызык кына вакыйгалар үзегезне гүя балачакка кире кайтарыр. Көтмәгәндә кесәгезгә әйбәт кенә акча килеп керер. Ял көннәрендә хәерле хәбәрләр ишетелер.

Чаян (24.10 – 22.11) Бу атнада эш-мәшәкатьләр, ач бүредәй, үзегезне гүя куа килер. Әмма барысына да өлгерү генә түгел, табыш та алырсыз, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын да яуларсыз. Инде килеп, атна ахырында зур гына бер проблемадан котылырсыз.

Укчы (23.11 – 21.12)  Хезмәтегез зур көч һәм вакыт таләп итәр. Әмма дусларыгызның ярдәме, шәт, сезне авыр хәлдә калдырмастыр. Гаиләгездә савыт-сабаның шалтырап алуы бик кирәкле бер нәтиҗә ясауга китерер.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Атнаның беренче яртысы ыгы-зыгылы булыр. Тикмәгә түгел: барысы да әйбәт кенә керем белән төгәлләнер. Өстәвенә әле җитәкчегез дә бер башка үсендереп җибәрер.

Сукояр (21.01 – 19.02) Бик кирәк булса да, кредит алырга исәпләп йөрмәгез: вакыты ул түгел. Дусларыгызга таяну хәерле, алар сезгә ярдәм кулы сузарга әзер бугай. Атна ахырында килеп чыккан мәшәкатьләр бик матур өмет-ышанычлар тудырыр.

Балык  (20.02 – 20.03) Балаларыгыз әйбәт кенә яңалыклары белән сөендерер. Матди хәлегезнең яхшыруына өметләндерердәй хәбәрләр ишетелер. Ял көннәрендә дусларыгыз белән аралашканда инде байтактан күңелегезне тырнап килгән сорауларга җаваплар табылыр.


Фикер өстәү