Берничә ил Россия табигый газы импортыннан баш тартты

Апрель башыннан Балтыйк илләре Россиядән табигый газ китертүдән баш тартты. Бу хакта Латвиянең Conexus Baltic Grid газ-транспорт системасының операторы генераль директоры Улдис Барисс сөйләде, дип яза Jauns басмасы.

Conexus җитәкчесе сүзләренчә, Россия хакимиятенең дустанә булмаган дип танылган илләрдән газ өчен түләүне сумнарда гына кабул итү карары Балтыйк дәүләтләренә импорт күләмен кискен киметергә сигнал биргән, чөнки аңа «башка ышанырга ярамый».

«Дәүләтнең энергетика куркынычсызлыгы буенча икенче СПГ-терминалны төзү мәсьәләсен һичшиксез хәл итәргә кирәк», — дип китерә Бариссның сүзләрен РБК.

Conexus башлыгы Латвия радиосы эфирында газ «1 апрельдән Латвия, Эстония һәм Литвага кертелмәвен» аныклады.

 


Фикер өстәү