16 март көнне герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесен оештыручылар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы уздыра.
Очрашуда Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, көрәш буенча атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Көрәш федерациясенең башкаручы директоры, көрәш буенча атказанган спорт остасы Марсель Таһиров, Муса Җәлил бәйгесенең 10 мәртәбә җиңүчесе, көрәш буенча атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдинов, Муса Җәлил бәйгесенең 9 мәртәбә җиңүчесе, көрәш буенча атказанган спорт остасы Раил Нургалиев катнашачак.
Матбугат очрашуын “Ватаным Татарстан” газетасының “Вконтакте” социаль челтәрендәге https://vk.com/vatanimtatarstan сәхифәсе, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының “Ютуб”тагы каналы аша карарга мөмкин булачак.