Айрат Фәррахов: «Даруларга кытлык юк, препаратлар запасы ел ахырына кадәр җитәрлек»

Россиядә, ким дигәндә, агымдагы ел ахырына кадәр җитәрлек медицина препаратлары бар. Урыннарда килеп чыккан эпизодик проблемалар, беренче чиратта, халык арасында нигезсез ажиотаж туу аркасында килеп чыгарга мөмкин. Бу хакта Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтте.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә чит ил валюталарына карата курс динамикасы сизелерлек үзгәрде. Бу даруханәләрдә кайбер чит ил препаратларының бәяләренең үзгәрүенә дә тәэсир итте.

Шул ук вакытта бернинди дә дарулар булмау өчен объектив нигезләр юк: илдә складларда берничә айга җитәрлек дару запасы бар.

«Мөмкин булган өзеклекләр ажиотаж ихтыяҗ булу белән бәйле. Әмма бүгенге көндә булган запаслар, шулай ук тәэмин итүчеләр белән төзелгән контрактлар һәм бу өлкәдә кабул ителгән йөкләмәләр ел ахырына кадәр җитәрлек», – диде Фәррахов. Шулай ук даруга ихтыяҗның шикәргә ихтыяҗны хәтерләтүен дә әйтте.

«Шуңа күрә дарулар зур партияләр белән бер кулга китмәсен өчен чара күрелергә тиеш. Бу спекулянтларның препаратларны электрон мәйданчыклар аша сатуыннан котылырга мөмкинлек бирәчәк», — дип нәтиҗә ясады Айрат Фәррахов.


Фикер өстәү