«Даруга кытлык юк. Аны да шикәр комы кебек кирәгеннән артыграк күләмдә алып куярга кирәкми»

Соңгы арада халык азык-төлек кенә түгел, кырып-себереп, дару да җыя башлаган! Ун көн эчендә республикада даруларга ихтыяҗ ике тапкыр арткан. Бу хакта кичә журналистларга Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде.

“Республиканың дәүләт даруханә складында гомуми суммасы 2 миллиард сумнан арткан дару запасы бар. 6,6 миллиард сумга төзелгән 2,5 мең дәүләт килешүенең яртысы буенча дарулар китерелде инде. Хәзерге вакытта да дарулар белән тәэмин итү дәвам итә”, – дип белдерде Фәридә Яркәева.

Министр урынбасары сүзләрен “Таттехмедфарм” унитар дәүләт оешмасының даруханә склады буенча генераль директоры урынбасары Илшат Мингазетдинов да куәтләде. Татарстан дарулар һәм медицина кирәк-яраклары белән тулысынча тәэмин ителгән, дип ышандырды ул. Билгеле булганча, “Таттехмедфарм” бүген республиканың медицина оешмаларын дарулар һәм медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итүче бердәнбер оешма булып тора.

“Без үзебезнең дистрибьютерлар белән генә эшлибез, читтән дару кертмибез”, – дип сөйләде ул журналистларга. Илшат Мингазетдинов. сүзләренә караганда, соңгы елларда үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән дарулар тигез күләмдә кайтарылган. Шул ук вакытта чит ил даруларының да күбесе Россия территориясендә җитештерелгән. “Безнең илгә карата кертелгән чикләүләр даруларга кагылмады. Шулай да, бүген логистиканың бозылуын исәпкә алсак, бу юнәлештә тоткарлыклар булырга мөмкин”, – дип кисәтте ул. Ташламалы даруларга да кытлык булмаячак дип ышандыра Илшат Мингазетдинов.

Бу көннәрдә халык, бөтен нәрсәгә бәя артканда, дарулар да кыйммәтләнер инде, дип борчыла. Әмма “Таттехмедфарм” оешмасында болай дип куркырга җирлек юк, дип ышандыралар. “Бүген ташлама буенча ярты елга җитәрлек дару бар, дарулар ваклап сатарга да җитә. Хәтерлисезме, коронавирус башлангач та шундый ук шау-шу күзәтелгән иде. Халык киштәдәге бөтен товарны кырып-себереп алып бетерде дә, соңрак алар барысы да чүплектә урын алды. Һәр товарның яраклылык вакыты бар бит. Шуңа күрә халыкны тынычландырасым килә: шикәр комы кебек даруларны да кирәгеннән артыграк күләмдә алып куярга кирәкми”, – диде Илшат Мингазетдинов.

Оешма вәкиле республика хастаханәләренә дә дарулар вакытында килеп торачак дип ышандырды. “Яшәү өчен мөһим булган дарулар бәясе үзгәрә алмый, бәяләр теркәлгән, җитештерүчеләр аларны элеккеге бәядән китерә. Безнең складта өстәп куелган бәя дә үзгәрми, ул тарифлар комитеты тарафыннан законлаштырылган. Бәйләү чаралары, система, шприц кебек кирәк-яраклар кыйммәтләнер, мөгаен. Әмма әлегә аларны иске бәядән китерәләр”, – дип сөйләде директор урынбасары.

“Таттехмедфарм” тараткан даруларның 80 процентын – яшәү өчен мөһим булган препаратлар тәшкил итә. Даруларга бәяне арттырырга җыенмыйлар. Аларның хаклары юл чыгымнары аркасында гына бераз кыйммәтләнергә мөмкин дип фаразлый белгечләр. Анысы да 10 проценттан да артмас дип ышандыралар. Бүген даруханәләрдә инсулинга аеруча сорау зур икән. Әмма Илшат Минһаҗетдинов ул беткән очракта да даруханәләргә тиешле күләмдә кайтарылачак, дип ышандыра. Хәвефләнеп, шау-шу тудырырга кирәкми, кыскасы.

 

 

 


Фикер өстәү