Рөстәм Миңнеханов: «Бу җиңүләр соңгысы булмаячак!»

Бу җиңүләр соңгысы булмаячак! Казан Кремлендә Пекинда узган Кышкы Олимпия уеннары призерлары һәм паралимпиячеләр белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шулай диде.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Олимпия уеннарында нейтраль статуста чыгыш ясауларына һәм басым зур булуга карамастан, спортчылар осталык, максатчанлык күрсәтә алдылар.

– Сезнең ярдәм белән Татарстанның спорт тармагы кышкы төрләрне үстерүгә яңа этәргеч ала, – диде Президент.  – Татарстанны данлаучы спортчылар һәм тренерлар белән горурланабыз. Алда әле сезне бик күп җиңүләр көтә. Сез киләчәктә дә безгә онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итәчәксез, республика һәм илнең спорт казанышлары тарихын тулыландырачаксыз.

Аның сүзләренә караганда, бу уңышлар – тренерларның, спорт федерацияләренең, клубларның һәм оешмаларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Ул спортчыларның туганнарына һәм якыннарына да рәхмәт әйтте. «Сезнең өчен бөтен ил җан атты! Сезнең нәтиҗәләр республикадагы спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче 90 меңнән артык малай һәм кызны тагын да ныграк рухландырачак», –  диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, республикада спорт белән шөгыльләнү, балаларны спортка җәлеп итү өчен алга таба да шартлар булдырылачак. «Соңгы вакыйгаларга карамастан, без спортчыларыбызга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә ниятлибез. Илдә халыкара зур ярышлар уздырмау, Россия спортчыларын ярышлардан читләштерү спорт тармагына зыян салырга тиеш түгел. Безнең спортчыларның әзерлек дәрәҗәсен саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Билгеле булганча, Татарстаннан Рушан Миңнегулов һәм Марта Зәйнуллина Пекинда Паралимпиадада чыгыш ясарга тиеш иде. Әмма спорт түрәләре сәяси карар чыгарып, Россия спортчыларын ярышка кертмәде. Казан Кремлендә узган очрашуга Рушан белән Мартаны да чакырдылар. «Сез мактауга лаек. Сезгә карата кабул ителгән гаделсез карар ихтыяр көчен сындырмасын. Без сезне яклау өчен бөтен көчебезне куячакбыз һәм кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Билгеле булганча, Пекин Олимпиадасына Татарстаннан 8 спортчы барды. Шулардан бишесе медальләр алып кайтты. Казан кызы Евгения Тарасова иптәше Владимир Морозов белән спорт парлары ярышында икенче урынны алды. Ул гына да түгел, алар беренче урындагы Кытай спортчыларыннан нибары 0,62 баллга калыштылар. Лениногорск егете Данил Садриев трамплиннан сикерү буенча команда ярышларында иптәшләре белән икенче урынны алды. Россия спортчыларының спортның бу төрендә 54 ел дәвамында медаль ота алганы юк иде. «Ак барс» хоккейчылары Тимур Билалов белән һөҗүмче Дмитрий Воронков Пекиннан шулай ук көмеш медаль алып кайтты. Сноубордчы Виктор Вайлд исә Олимпиадада бронза иясе булып танылды. Бу спортчыларның барысы да Татарстанның дәүләт бүләкләренә ия булды. Евгения Тарасовага, мәсәлән, «Дуслык» ордены тапшырдылар. Калган спортчылар исә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медаленә ия булды. Бүләкләнүчеләр арасында Евгения Тарасова белән бергә чыгыш ясаучы Владимир Морозов, аларның тренерлары Максим Траньков, якташыбыз Камилә Вәлиеваның остазы Этери Тутберидзе да бар. Морозов белән Траньков Казан Кремлендәге очрашуда да катнашты. «Сез башка төбәкләр өчен үрнәк. Алга таба Россия спортына ярдәм итүегезне сорыйм. Сөенечебез көмеш һәм бронза белән генә чикләнмәсен. Киләсе Олимпия уеннарында биредә бары алтын гына булсын», – диде тантанага түбәтәй киеп килгән Максим Траньков.

 


Фикер өстәү