Татарстанда эшсезләр саны 10 меңнән арткан

Хезмәт базарында бер вакансиягә 0,24 кеше туры килә.

9 мартка алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 10 мең 160 кеше рәсми төстә эшсез дип санала. Бу эшләүчеләрнең гомуми санының 0,5 процентын тәшкил итә. Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шулай дип хәбәр итә.

Ведомствода аныклап үтелгәнчә, 2 марттан республикада эшсезләр саны 85 кешегә кимегән. Шул ук вакытта әле яңа гына эшсезләр сафын тулыландыручылар арасыннан 17 кеше оешманың бетерелүе яки штатның кыскартылуы сәбәпле вазыйфасын югалткан.

Республикада барлыгы 42 865 вакансия ачылган. Шуның 1 339ы соңгы атнада пәйда булган. Хезмәт базарында бер вакансиягә 0,24 кеше туры килә.

Сүз уңаеннан, экспертлар санкцияләр чорында эш алыштырмаска һәм кредит алмаска киңәш итә.


Фикер өстәү