Спорт кына түгел бу! «Киләчәк уеннары» ярышларында халык нәрсә күзәтә?

Татарстан һәм аның башкаласы бер атна дәвамында «Киләчәк уеннары» шаукымында яши. Спортчылар – җиңү, халык күңелле хисләр җыйган көннәр. Әле ярышлар дәвам итә. «ВТ» хәбәрчеләре бу ялларда күргән-күзәткәннәре белән бүлешә. 

 

«Киләчәк шәһәре»нең серләре

Һавада «эленеп торучы» УАЗ машинасы, нейройөз, түбәтәй кигән робот-эт һәм фиджитал ярышлар. «Казан Экспо»да урнашкан «Киләчәк уеннары шәһәре»ндә адым саен шаккатырырга тырышалар. «ВТ» хәбәрчесе дә уеннар кысасында барлыкка килгән «шәһәр»дә булып кайтты.

Татарстан башкаласы Россия генә түгел, дөнья күләмендә тәүге тапкыр үткәрелүче фиджитал-уеннарны үзендә кабул итә. Шуңа күрә тарихи вакыйгадан читтә калырга мөмкинмени? Уеннарга билет сатып алырга кирәк булса, «Казан Экспо»да урнашкан «Киләчәк уеннары шәһәре»нә керү бушлай. Ул 3 мартка кадәр (уеннарның ябылу тантанасы көнне керү билет белән генә. – Ред.) иртәнге 9.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Шәһәрчеккә «Җиңү проспекты» метро станциясе тукталышыннан бушлай автобуслар да йөри. Автобусның ничәдә тукталыштан кузгаласын һәм «Казан Экспо»дан кире ничәдә алып кайтасын Уеннарның рәсми сайтыннан белергә мөмкин.

«Шәһәр»дә бөтен гаилә белән ял итәргә була. «Киләчәк уеннары шәһәре»ндә спортта танылган шәхесләр дә – даими кунак. Бәйрәм арасында биредә Россия җыелма командасының экс-футболчысы Андрей Аршавин автограф таратты. «ВТ» хәбәрчесе дә спорт «йолдыз»ын күрергә барды.

Тукталыштан 14.30да кузгалырга тиешле автобус, вакыты җиткәнче үк тулып, шәһәрчеккә таба юл тотты. Аның урынына икенчесе килеп туктады. Автобусларны каршы алу-озату эшен тукталыштагы волонтерлар көйләп тора. «Казан Экспо»га егерме минут дигәндә барып җиттек. Ял көне булгангамы, Андрей Аршавинның җанатарлары шул кадәр күпме – шәһәрчек кырмыска оясы кебек мыжлап тора иде. Керү ишеге каршындагы иң беренче гардеробта: «Киемнәр эләргә урын юк, алгарак үтүегез сорала», – дип язып куйганнар хәтта.

– Казанда яшәп тә, мондый чарадан читтә калырга ярамый дип уйладык, – ди шәһәрчеккә бишәүләп килгән Гыйләҗевлар гаиләсе. – Барысы да бик ошый: бер урында бу кадәр күп роботлар күргән юк иде әле. Гольф, регби, сквош кебек моңарчы телевизордан гына күреп белгән уеннарда да көчне сынап карадык. Өч яшьлек кызыбызга робот-эт ошады. Үзен сыйпарга да рөхсәт итә бит әле! Кызлар исә, нейрочелтәр ярдәмендә йөзләрен үзгәртеп, телефонга яңа фотолар җыйды.

Биредә һәркем үзенә ошаган шөгыль табачак, кыскасы. Шәһәрчектә 15 стенд эшли. Биредә үзеңне фиджитал-спортчы итеп тоярга да, яңа технологияләр белән танышырга да мөмкин. Һавада «эленеп торучы» алсу төстәге УАЗ машинасы янында фотога төшәргә теләүчеләр чиратка тезелгән әнә.

– Бу – Уеннарның символы. Ул Мәскәүдән Байконурга кадәр барып җитте, – ди волонтерлар.

Денис Доброхотов ярышларга Кузбасстан килгән.

– Ил буйлап сәяхәт итәргә яратам. Казанда да булганым бар. Татарстанга гашыйк булып киткән идем. Биредә «Киләчәк уеннары» булачагын ишеткәч, ике дә уйламыйча, билет сатып алдым. Оештыру дәрәҗәсе шәп. Шәһәрчек тә ошады. «Майнкрафт»тагы түбәтәй кигән алпамша Стив белән кайчан фотога төшкән булыр идем әле, – ди ул.

«ВТ» хәбәрчесе шәһәрчектә булган көннең төп вакыйгасы – Россия җыелма командасының экс-футболчысы Андрей Аршавин белән очрашу иде, әлбәттә. Ул автографлар да өләште. 15.30 сәгатьтә төп сәхнәдә башланырга тиешле чарага бер сәгать алдан ук чират ала башлаганнар иде инде. Андрей Аршавин сәхнәгә менгәндә, биредә алма төшәрлек тә урын калмады.

– Улыбыз «Рубин»да шөгыльләнә. Очрашуга махсус килдек, – ди Лилия Гатауллина. – Балаларның хис-кичерешләрен әйтеп бетерә торган түгел. Футбол ярышларына билетларны алдан ук сатып алып куйган идек инде. Андрей Аршавин киләчәген дә ишеткәч, сөенечтән нишләргә белмәделәр. Казанда мондый зур чара оештырулары – горурлык.

Андрей Аршавин бер сәгатьтән артык автограф өләште. Чират кимемәвен күрепме, оештыручылар җанатарларга вакыт чикле булуы турында кисәтеп торырга да мәҗбүр булды. Бу кадәр игътибарны экс-футболчы үзе дә көтмәгән. «Соңгы ике елда Казанга бишенче тапкыр киләм. Яшьләрнең мине хәтерләве шаккатырды», – диде ул соңыннан.

Екатеринбургтан килгән унике яшьлек спортчы Максим автографны кесә телефонының тышлыгына куйдырган.

– Гел үзем белән йөртәчәкмең, – ди ул, сөенеп. Сүзгә әнисе дә кушылды.

– Алдагы көнне генә Олимпия чемпионы Артур Далолояннан автограф алган идек. Балаларның хыяллары Казанда чынга аша, – ди башкала кунагы.

 

Танклы дөнья

Узган ялларда Уеннарның «Танклар дөньясы» дип аталган ярышында җиңүчеләр билгеле булды. Финал IT паркта төн җиткәнче гөрләде. Хәер, зур экранда танклар сугышканны тын да алмыйча карап утыручы җанатарларның да, беренчелек өчен көч сынашкан уенчыларның да сәгать телләре санаганда эше юк иде кебек. Аңлашыла ки, уенны караучыларның күбесе – ир-атлар. Ял көне булгач, балалары, гаиләләре белән килүчеләр дә күп. Һәркайсы 7–8 минут дәвам иткән бәрелешләрнең азагында бөтен залны алкышларга күмәләр.

Дамир Гыйсмәтуллин ярышта катнашкан командалар турында сәгатьләр буе сөйли ала.

– Бу уенны 2012 елдан бирле уйныйм. Танкым бик көчле. Моның өчен шактый вакыт һәм тәҗрибә тупларга туры килде, әлбәттә. Төрле ярышларда да катнашам. Берсендә, шулай уйнап, 20 мең сум акча эшләдем, – дип сөйләде ул «ВТ»га.

– Виртуаль дөнья чынбарлыкны алышырмыймы? – дип тә кызыксындык аннан.

– Бу – күңел ачу чарасы гына түгел, ә заманадан артта калмаска тырышу билгесе, – диде егет.

 

Тимергә җан кергән!

Халык арасында аеруча кызыксыну уяткан һәм билетлар тиз арада сатылып беткән тагын бер чараны – роботлар ярышын да күзәттек. Юкка түгел икән: иң кызыклы һәм мавыктыргыч юнәлешләрнең берсе булып чыкты ул. Кыскача гына ярышның ничегрәк үтүен аңлатып китик: ярыш мәйданына роботлар чыга, алар белән кешеләр идарә итә. Роботлар тиз арада төрле алымнар белән көндәшен юк итәргә тиеш. «ВТ» хәбәрчесе шушы ярышларның чирекфиналын күзәтте.

«DS Robotics» командасы – Һиндстаннан. Аларның роботы, Россиянең «Atom» командасы «бала»сын мизгел эчендә зарарлап, финал өчен көрәштән төшереп калдырды.

– Безнең командабыз – чын гаилә ул. Аның нигезендә дуслык һәм профессиональлек ята, – ди «DS Robotics» вәкиле Санджиджхан Моханасундарам. – Роботлар ясау безгә бик ошый, бу юнәлешне яратабыз, аның белән бергә үсәбез.

«Energy girls» командасы – Санкт-Петербургтан. Исеменнән үк аңлашыла: бу командада бары тик гүзәл затлар гына. Бу – Россиядәге бердәнбер кызлар командасы. «Кызлар барысын да булдыра. Уеннарга әнә шуны дәлилләргә дип килдек!» – ди алар.

Кызларның роботы Барракуда исемле. 110 кг авырлыкта! Роботның кызларныкы икәнен әллә кайдан чамалыйсың: ал төстә ул. Әмма көч-куәте буенча күпләрне чын мәгънәсендә егарлык. Шулай булмый ни: ярыш барышында Дубай командасының роботын тиз арада юк итте ул!

– Безнең робот бик тиз. Өстенлеге дип тә шуны атарга була, – ди команда вәкиле Алина Бекташева.

Командадагы кызлар бер-берсенә бөтенләй охшамаган. Һөнәрләре дә төрле: кайсы – SMM-белгеч, кайсы – дизайнер. Әмма аларны роботехникага мәхәббәт берләштерә.

– Мондый ярышларда катнашырга «Energy team» командасындагы дус егетләр этәрде дияргә була. Алар көн-төн гаражда робот җыя иде. Без дә, кызлар белән берләшеп, команда булдырдык, – ди Төньяк башкала кунаклары.

– Дөресен генә әйткәндә, бу ярышлар ниндидер фантастик киноны хәтерләтә. «Живая сталь» дигән фильм бар бит әле. Анда да роботлар белән кешеләр идарә итә. Монда да шул хәл. Мондый нәрсә кайчан да булса Татарстан башкаласында булыр дип көтмәгән идем, – ди бу ярышларга әнисе белән килгән 17 яшьлек Артур. – Миңа бигрәк тә роботларның төрле алымнар куллануы, көндәшләренең тактикасын өйрәнеп эш итүләре ошады. Роботлар ясау өчен акча гына түгел, акыл да, белем дә кирәклеген аңладым.

 

Кемнәр алдынгы?

«Киләчәк уеннары»ның кайбер ярышларында җиңүчеләр билгеле инде. Әлбәттә, безне Россия исеменнән чыгыш ясаучылар кызыксындыра.

* Әйтик, «Russian Cyborgs» командасы кибератлетика буенча җиңү яулады. Финалда алар Согуд Гарәбстаныннан килгән команданы җиңде.

* «Beyond» командасына «Танклар дөньясы» ярышында тиңнәр юк иде.

* «Kuznya» командасы, фиджитал-көрәштә осталык күрсәтеп, җиңүче булып танылды.

* «Young» командасы Warface+лазертаг дигән ярышта җиңүче.

 

Дмитрий ЧЕРНЫШЕНКО, Россия вице-премьеры:

Бу – чынлап та, уникаль чара. Ул кешелек тарихында тәүге мәртәбә оештырыла. Бу вакыйганы бөтен дөнья күзәтә. «Киләчәк

уеннары»ның ачылыш тантанасын һәм ярышларны 1 млрд кеше караган. Россия дөньякүләм спорт хәрәкәтенә яңалык алып килде.

Владимир Леонов, Татарстанның спорт министры:

«Киләчәк уеннары» халыкара турнирын берничә ил үзендә уздырырга тели һәм ачылыш тантанасында бу хакта ачыктан-ачык әйтүчеләр генә түгел. Кайберләре Уеннарны даими оештырырга теләк белдерде. Казан ярышларны оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер.

Игорь Столяров, «Киләчәк уеннары» проекты җитәкчесе:

– «Киләчәк уеннары»на билетлар тулысынча сатылып бетте. Без хәтта бераз гына билетлар өстәргә дә мәҗбүр булдык. Дөресен генә әйткәдә, мондый зур чара өчен бу әллә ни күп түгел. Күп очракта тамашачыларыбыз – онлайнда.

 

Белешмә өчен

«Киләчәк уеннары» халыкара турниры 3 мартка кадәр дәвам итәчәк. Тәүге Уеннарда 107 илдән 270ләп команда һәм 2 меңнән артык спортчы көч сынаша. Катнашучылар 21 төрле юнәлештә осталыкларын күрсәтә. Ярышлар биш категориядә уза: спорт, тактика, стратегия, технология, тизлек.

 


Фикер өстәү