Быел җәен Төркиядә ял итүнең күпмегә төшәчәген әйткәннәр

Быел җәен Төркиягә турлар бәясе уртача 7-8 процентка кыйммәтләнә. Әйтик, 4 йолдызлы кунакханәгә иң арзанлы тур 2 кешегә ким дигәндә 200 мең сумга төшәчәк. Россия Туроператорлар ассоциациясе белгечләре әнә шундый мәгълүматлар китереп үткән.

Ассоциация хәбәренә караганда, җәен Төркиягә 10 көнлек юллама (ике якка очу, 4 йолдызлы кунакханәдә яшәү. “барысы да кертелгән” системасы нигезендә туклану белән) өчен бер кешегә 100 меңнән 120 мең сумга кадәр, ягъни ике кешегә ким дигәндә 200 мең сум түләргә туры киләчәк. Ә инде “биш йолдызлы”да ике кешенең ялы өчен 250-300 мең сум, люкс кунакханәләрендә – 400-600 мең сум түлисе. Алдан броньлау нигезендәге бәяләр бу. Броньлау тәмамланганнан соң ял хакы тагын да артачак.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, бары тик люкс кунакханәләрендә ял итү хакы гына берникадәр арзанайган.

Сүз уңаеннан, 2023 елда Төркиягә иң кыйммәтле тур 24,5 миллион сумга сатылган. Бу суммага 6 кешелек гаилә Анталиянең бер кунакханәсендә апрельдән июльгә кадәр ял иткән.


Фикер өстәү