Ике йөз көннән соң… киләчәк

Көннәрне саный башладык. Мәгълүм булганча, Татарстан башкаласында 2024 елда «Киләчәк Уеннары» дигән халыкара турнир узачак. Виртуаль дөнья һәм чынбарлыкны берләштергән бу ярышларны игътибарсыз калдырырга ярамый, диләр. Ник дигәндә, турнир тарихта беренче булуы, тәүге тапкыр Казанда оештырылуы, яңалык булуы белән дә үзенчәлекле. Узган атна азагында Уеннарның әһәмияте турында ил күләмендә кабат искә төшерделәр.

«Сезне Казан көтә!»

Шәһәрләр көннәр саный. Узган атна шимбәсендә Мәскәүдә һәм Казанда «Киләчәк уеннары» башлануга төгәл 300 көн калу уңаеннан кире хисапка старт бирделәр. Көннәрне һәм сәгатьләрне саный торган махсус стеланы ачу тантанасында җитәкчелек һәм… ясалма интеллект та катнашты.

Мәскәү белән Казан арасын якынайтып, «Киләчәк Уеннары» уңаеннан мөрәҗәгать белән Россия Президенты Владимир Путин да чыгыш ясады.

– Мондый вакыйганы беркем дә, беркайда да үткәрмәде әле, – диде ул. – Хәзерге заман кешесе, киләчәк кешесе – физик һәм интеллектуаль яктан үсеш алган, камил кеше ул. «Киләчәк Уеннары» бу хакыйкатьне ачарга мөмкинлек бирәчәк. Мондый ярышларның нәкъ менә Россиядә барлыкка килүе, популярлык яулавы белән горурланабыз. Катнашучыларны Россиянең иң үзенчәлекле төбәкләренең берсе – Татарстан башкаласы, дәрәҗәле халыкара форумнар үткәрү тәҗрибәсе булган матур, борынгы, кунакчыл Казан көтә.

Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, Уеннарга карата кызыксыну зур. «100дән артык ил катнашыр дип фаразлыйбыз. Дулкынлану да бар, җаваплылык та зур. Әмма без моңа кадәр дә бик күп ярышлар үткәрдек, тагын бер кат бөтен дөньяны шаккатырырга тырышачакбыз», – диде ул.

Аның сүзләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та куәтләде. «Республикабызга, Казанга күрсәтелгән ышанычыгыз өчен рәхмәт. Тәҗрибәбез, теләгебез бар. Бу тәүге Уеннарны истә калырлык итеп үткәрәчәкбез!» – дип ышандырды Рәис.

Нәрсә? Кайда? Ничек?

Татарстан башкаласында узачак әлеге чара турында әле күп сөйләнер, күп язылыр. Шулай да төп мәгълүматны белеп тору зыян итмәс.

Билгеле булганча, Казанның әлеге ярышларны оештыру хокукына ия булуы турында 2022 елның 16 июнендә Санкт-Петербург халыкара икътисадый форумында игълан ителде. Уеннарны үткәрү хокукы өчен Россиянең тагын дүрт шәһәре – Санкт-Петербург, Мәскәү, Калуга һәм Сочи көрәшкән иде.

«Киләчәк Уеннары» – спорт, фән, технология, спортның классик төрләрен һәм цифрлаштыруны берләштергән халыкара ярыш. Ул фиджитал форматта узачак. Ягъни спортчыларның физик мөмкинлекләре дә, виртуаль дөньядагы сәләтләре дә сыналачак. Мисал өчен, башта катнашучы егет-кызлар хоккейны кулларына джойстик тотып, экранга төбәлеп уйнаса, соңрак ярыш чын бозга күчәчәк. Турнир дисциплиналары исемлегендә булган башка ярышларга карата да шул ук таләп.

Уеннар «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә оештырылачак. Моннан тыш яңа IT-парк, Иннополис шәһәре мөмкинлекләре дә җәлеп ителәчәк.

«Киләчәк Уеннары» турында – спортчылар фикере:

Илья АВЕРБУХ, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы:

– Минем уйлавымча, бу – искиткеч проект, дөрес юнәлештәге хәрәкәт. Россия, һәрвакыттагыча, күп нәрсәләрдән юл ярып баручы. Барысы да югары дәрәҗәдә узачагына ышанам. Казан мондый чараларны ничек үткәрәсен белә һәм моны күп тапкыр дәлилләгән шәһәр дә бит ул. Катнашучыларга бераз көнләшеп тә карыйм хәтта. Мондый уеннарда катнашу – киләчәккә сикерү ул. Мин футболда көч сынашып карар идем. Виртуаль уеннарны да, кырдагысын да яратам, әмма минем уен дәрәҗәсе замана балаларыныкы кебек түгел инде. Улым да виртуаль футболны үз итә. Аның өчен дә бу Уеннар мотивация булыр иде.

Светлана РОМАШИНА, синхрон йөзү буенча җиде тапкыр Олимпия чемпионы:

– Бу – ярышларның яңа, кызыклы форматы. Фиджитал-спорт – яшьләрне дә, олыларны да берләштерә, элемтә ноктасы булып тора. Декабрь аенда фиджитал-хоккей ярышларын күзәттем. Чыннан да, бик кызыклы тамаша булды ул. Уеннарны күзәткәндә, шунысын да уйлап куйдым: фиджитал форматны бассейнга ничек күчерергә икән? «Киләчәк Уеннары» безнең киләчәк ул.

Данис ЗАРИПОВ, «Ак барс» хоккей клубының экс-капитаны, хоккейчы:

– «Киләчәк Уеннары»на мөнәсәбәтем уңай. Тәкъдим итсәләр, фиджитал-ярышларда катнашып карар идем. Минем өчен, әлбәттә, бу – яңа формат, спорт дөньясындагы яңа проект. Һәм бу – кызыклы проект! Биредә чынбарлыктагы мөмкинлекләрең дә сынала. Яшермим: виртуаль уеннардагы уңышларым белән әллә ни мактана алмыйм. Спортның чынбарлыктагы һәм виртуаль дөньядагы төрләрен берләштерүгә начар карашта түгелмен. Яшьләрнең күбесе андый уеннарда катнаша. Киберспортның киләчәге бар. «Киләчәк Уеннары»нда иң элек хоккей ярышын карарга телим.

САН

Казан – турнирларны үткәрү хокукына ия булган беренче шәһәр.

Ярышлар 9 көн дәвам итәчәк.

Барлыгы 16 дисциплинада ярышлар көтелә.

Приз фонды – 25 млн доллар.

Уеннарда катнашуын 50дән артык ил раслаган.

2 меңнән артык катнашучы килер дип көтелә.

 

Чулпан Гарифуллина

Фото: vk.com

 


Фикер өстәү