3 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

 Бөтендөнья Кояш көне

3 май көнне бөтен дөньяда «Кояш көне» билгеләп үтелә. Кояш — Җир шарына якын бердәнбер йолдыз. Ул үзенең тирәсендә урнашкан күк җисемнәре белән Кояш системасын барлыкка китерә. Кояш энергиясенең мөмкинлекләре бик зур. Кояштан көч алып эшләүче батареяләр  бүгенге көндә дә киң кулланыла. Кояш 4,6 миллиард ел буена яна.

 

Бөтендөнья матбугат иреге көне

1993 елда БМО Генераль Ассамблеясе 3 майны Бөтендөнья матбугат иреге көне дип игълан итә (World Press Freedom Day).

Бәйрәм көнендә төп чара булып, Гильермо Кано исемендәге ирекле матбугат эшенә өлеш керткән өчен ЮНЕСКО Бөтендөнья премиясен тапшыру булып тора. Премия 1986 елда вафат булган колумбияле журналист хөрмәтенә багышлана. Бүләк матбугат иреген яклауга зур өлеш керткән аерым затка яки оешмага бирелә.

 

Бөтентатар конференциясе

1935 елның 3 маенда сәнгать мәктәбе бинасында архитекторларның беренче Бөтентатар конференциясе уза. Эш шунда ки, ул вакытта биредә коммуналь төзелеш инженерлары институты була, ул республикада беренче совет архитекторларын әзерли. Чарага 40 делегат килә.

 

Казан университетының химик корпусы

1938 елның 3 маенда Ленин һәм Лобачевский урамнары почмагында сүтелгән Воскресенский соборы урынында университетның химик корпусы төзелә башлый. Чиркәү бинасы турында бу урынга каршы торган Ушаков йорты гына искә төшерә. Йортның манарасы соборныкын кабатлый.

 

Кондитер көне

Ел саен 3 майда Россиядә, шулай ук постсовет киңлегенең кайбер илләрендә кондитер көне билгеләп үтелә.

Кондитер көнен бәйрәм итү датасы 1932 елда СССРда Бөтенсоюз кондитер сәнәгате фәнни-тикшеренү институты оештыру белән бәйле дип санала. Әлеге учреждение бурычына сәнәгать җиһазларын анализлау һәм модернизацияләү, кондитер продукциясен җитештерү процессына яңа технологияләр кертү, аның сыйфатын күзәтү кергән.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү