Күңелнең Кытайда чагы: Кышкы Олимпия Уеннары ахырына якынлаша

Пекинда Кышкы Олимпия Уеннары ахырына якынлаша. Шатландыра да, борчуга да сала быелгы ярышлар. Ә сез Олимпиаданы карыйсызмы?

Фәнзилә Мостафина, журналист:

– Чынлап торып белеп караган беренче Олимпиадам – 2006 елда Туринда узган Кышкы Уеннар. Анда биатлончы һәм чаңгычы кызларның, фигуралы шуучыларның алтын медаль китергән чыгышлары һаман да хәтердә. Аннан соң «Сабантуй» журналы Кышкы Олимпия Уеннары буенча уздырган викторинада җиңеп, футболка оттым. Ул вакытта интернет юк иде, китапханәдән Олимпия Уеннары тарихы турында китап табып, җавапларны шуннан тапкан идем. Шуннан соң Олимпиадаларны бер дә карамый калган юк. Биатлон, чаңгы ярышларын, хоккейны болай да карап барам, ә Олимпия Уеннарын, әлбәттә, икеләтә кызыксыну белән күзәтәм. Керлинг, шорт-трек, сноуборд кебек гадәттә бик каралмый торган спорт төрләрен дә күзәтеп барам. Әлбәттә инде, беренче чиратта үзебезнекеләр өчен җан атам, татар исем-фамилияле спортчылар булса, аерым бер горурлык кичерәм. Спортчыларның нинди киртәләр аша үтеп, нинди авырлыкларны җиңеп, уңышка ирешүләре турында укырга яратам.

Илшат Гарифуллин (Кайбыч районы Кошман авылы):

– Кышкы Олимпия Уеннарын авылда да карап барабыз – телевидение, интернет заманы бит. Әлбәттә, Россия җыелма командасы өчен җан атабыз. Ир кешеләргә бигрәк тә хоккей, чаңгычыларны күзәтеп бару кызык инде. Әле менә күптән түгел ир-егетләребез чаңгы эстафетасында 42 елдан соң беренче тапкыр алтын медаль яулады, кызларыбыз да сынатмады. Спортка көчле яшьләрнең җәлеп ителүе сөендерә, билгеле. Хоккей командасына килгәндә, алар өчен дә җан атабыз, әлбәттә, ләкин әлегә алга китеш күренми. Тәҗрибәләре җитеп бетми. Шулай да, өмет юк түгел. Аннан соң Камиләбезне карап барабыз. Нәсел җепләре Апас районына килеп тоташканга күрә бигрәк тә борчылабыз. 15 яшьлек кыз өчен бик көчле сынау булды бу. Спорт белән сәясәтнең кушылуы киләчәк буын спортчылары өчен бер дә яхшы түгел шул.

Ренас Кәлимуллин, көрәш буенча дөнья чемпионы:

– Пекин белән Мәскәү вакытында аерма зур булгач, Олимпия Уеннарын туры эфирдан күзәтеп барырга мөмкинлек юк. Әмма хәзер уңайлы бит – текстлы репортажлар бар, аларын укып барам. Берәр кызыклы ярыш булса, трансляцияне кабатлауга куябыз да гаилә белән кич утырып карыйбыз. Электән калган бер гадәттер инде бу. Әле менә соңгы арада чаңгычылар, биатлончылар өчен җан аттым, фигуралы шууны да күзәттем. Тиздән хоккей буенча кызыклы уеннар башлана – аларын да карарга иде исәп. Гомумән, нинди генә спорт төрен алсак та, барысын да читтән булса да күзәтеп, үзебезнекеләр өчен җан атабыз. Аеруча үзебезнең татар кызы Камилә Вәлиева тирәсендәге шау-шу борчый. Ахыры ни белән бетәр…

Рания Гыйлемханова, укытучы:

– Без спорт уеннарын карыйбыз гына түгел, ә бик яратабыз. Дөнья чемпионатлары, Гагарин Кубогы өчен ярышлар һәм Олимпия Уеннары минем гаиләнең игътибар үзәгеннән читтә калмый. Кечкенәдән әти белән әни спортка шулай мәхәббәт уяттылар. Хәзер Олимпия Уеннары кызганнан-кыза бара. Гаиләбез белән фигуралы шуу, хоккей, биатлон, шорт-трек һәм чаңгы ярышларын бик яратып карыйбыз. Әти белән энем хоккейчылар өчен җан атса, әни белән мин фигуралы шууга өстенлек бирәбез. Соңгысы белән бәйле яңалыкларны ишетми һәм күрми калган кеше юктыр, мөгаен. 15 яшьлек өметле, талантлы уенчыбыз өстенә нинди авырлыклар төште бит. Бу хәлләрнең Камилә өчен яхшы тәмамлануын теләп калам. Анна, Александра һәм Камиләнең беренче уеннары бит, күңелем белән мин шул аренада булачакмын. Безнең уенчылар шәп чыгыш ясый. Аларга бары тик басып алкышлар яудырырга һәм рәхмәт әйтергә генә кала! Медальләр саны буенча без беренче унлыкта бит! Бу – бик яхшы күрсәткеч, миңа калса.

 


Фикер өстәү