Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары: «Даруга кытлык булмаячак!»

Россиягә карата кертелгән чикләүләр даруларга кагылмый. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева бу хакта журналистлар белән очрашуда сөйләде.

«Дарулар җитештерә торган бер чит ил оешмасы да санкцияләр аркасында Россия базарыннан китмәде. Аларның күпчелеге иң кирәкле саналган препаратлар белән җитәрлек күләмдә тәэмин итәбез дип әйттеләр», – дип тынычландырды министр урынбасары.

Фәридә Яркәева сүзләренә караганда, бүген республиканың дәүләт даруханә складында Татарстанның дәвалау оешмаларын тәэмин итәрлек 3,5 миллиард сумлык дару саклана. «Моннан тыш аларның һәркайсында 1–2 айга җитәрлек дару запасы бар. Ташламалы программаларга килгәндә, әлеге тармакка билгеләнгән дарулар 3–5 айга җитәрлек», – ди ул.

Татарстанга 6,5 миллиард сумга төзелгән 2,5 мең дәүләт контрактының яртысыннан артыгы буенча дарулар кайтарылган инде. Хәзерге вакытта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы агымдагы елның икенче яртыеллыгына дару алу белән мәшгуль. «Даруханәдәге препаратларның җитү-җитмәве һәрчак контрольдә. Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм Росздравнадзор идарәләре аларга бәяләрне тәүлек әйләнәсе күзәтеп тора», – ди Фәридә Яркәева.

Даруханәдә ниндидер даруны таба алмасаң да борчылырга кирәкми. Ул булмаса, аның үзебездә җитештерелгән аналогы бар. Дөрес, бүген күпләр Россиядә җитештерелгән даруларга сагаеп карый. Аларның файдасы юк, булса да, аз дигәнрәк фикер яши. Фәридә Яркәева бу мәсьәләгә дә ачыклык кертте. «Бөтен илләр дару җитештерү өчен кирәкле чималны Кытай белән Һиндстаннан ала. Шуңа күрә даруларны барыбыз да бер үк төрле җитештерә», – диде белгеч.

Инсулинсыз калмаммы дип борчылучыларны да тынычландырырга ашыкты ул. Соңгы арада, шикәр комы кебек, аны да күпләп запаска алып куючылар булды. «Инсулинга кытлык булмаячак. Якын арада Татарстанга тагын 5 айга җитәрлек инсулин кайтыр дип көтелә. Аны күпләп алып куюдан файда юк. Күпләр инсулинны суыткыч ишегендә саклый. Ләкин аны суыткычның үзендә сакларга кирәк. Әмма ничек кенә дөрес сакласаң да, аның да яраклылык вакыты бар», – ди Фәридә Яркәева.

Белгеч сүзләренә караганда, дөрес сакламаган очракта, яраклылык вакыты чыкмаган даруның да шифасы тимәскә мөмкин. «Аш бүлмәсендә температура тотрыклы түгел. Шуңа күрә анда даруларны, гомумән, сакларга ярамый. Аларны тәрәзә төбендә, кояш төшә торган ачык урыннарда да тотмау хәерле. Дөрес сакламаган очракта аларның файдасы калмый. Юкка гына даруханәләрдә һәр дару аерым шартларда сакланмый бит инде», – ди Фәридә Яркәева.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү