«Акыллы завод», икмәк, «КамАЗ»… Президент Чаллының хәлен белеште

Чаллыга эш сәфәре кысасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең төп предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты.

«Ихтыяҗ бар». Чикләүләр чорында сәнәгать предприятиеләре авырлыклар белән очрашты. Бу бигрәк тә чит ил технологияләре, җиһазлау, материалларга кагыла. Татарстан Президенты әйтүенчә, хәзер төп бурыч – стратегик әһәмияткә ия булган предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү. Чаллыда ул «КамАЗ» җәмгыяте ихтыяҗлары өчен комплектлау чаралары җитештерүдә импортны алыштыру кысасында хезмәттәшлекне үстерү һәм материалларны үзләштерү буенча киңәшмә уздырды.

Искәртеп үтик: «КамАЗ» – илдә йөк автомобильләре җитештерүче иң зур компания. 2021 ел нәтиҗәләре буенча 44 меңгә якын йөк машинасы җитештереп чыгарган. Экспортка 5,8 мең берәмлек техника чыгарылган, ә Россия авыр йөк машиналары базарында «КамАЗ»ның өлеше 44 процентны тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «КамАЗ» автомобильләренә ихтыяҗ да, кызыксыну да зур. Киңәшмәдә импортка алмаш табу мөмкинлекләре каралды. Бу хәзерге шартларда аеруча мөһим. «Безгә предприятие эшчәнлеген дәвам иттерү, ниятләгән эшләрне башкару кирәк», – дип ассызыклады республика Президенты.

Җитештерү туктамый. Сәфәр кысасында, Президент «Хайер Индастри РУС» көнкүреш техникасы заводы эше белән дә танышты. Хәзерге вакытта җәмгыятьнең «акыллы завод» төзелеше бара. Биредә суыткыч һәм суыту җиһазларын җитештерәчәкләр.

Икмәк бар! Рөстәм Миңнеханов «Агросила. Челны-МПК», һәм «Чаллы икмәге» җәмгыятенең эш барышы белән танышты.

«Агросила» предприятиесендә Президентка продукция төрү цехларын, чимал әзерләү мәйданчыкларын, ыслау камераларын күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, ул – Татарстанда аена 100 тонна күләмендә казылык һәм ярымфабрикатлар җитештерү мөмкинлеге булган бердәнбер предприятие. Аның продукциясенә Үзбәкстан һәм Азәрбайҗанда да кызыксыну бар. Экспортның зур өлеше хәләл ризыкларны сатуга карый.

«Чаллы икмәге» исә бүген Татарстанның Кама аръягы төбәгендә икмәк-күмәч һәм кондитер ризыкларын җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе санала. Биредә тәүлегенә 80 тоннадан артык продукция җитештерелә. 2020 елдан предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча федераль программага керде.

 


Фикер өстәү