Дарулар буенча сораулар күп… Чишү юлларын ничек табалар?

Ташламалы дарулар белән тәэмин ителеш ягыннан проблемалар шактый. Дөрес, Татарстанда алар бер-бер артлы хәл ителә. Кайберсен федераль дәрәҗәдә чишү юлларын эзлибез.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова сүзләре бу. Кичә «Бердәм Россия» партиясе кабул итүе вакытында депутат, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Татарстандагы мәҗбүри медицина иминияте фондының бүлек җитәкчесе Людмила Доронина халык сорауларына онлайн җавап бирде.

– Кемдер үзенә тиешле даруны таба алмыйча, кая гына мөрәҗәгать итми. Кемдер шуның белән акча эшли, сайтлар аша сәүдә итү очрагы булуын да беләбез, – ди Ольга Павлова. – Барысын да контрольдә тотарга һәм үзебездә дару җитештерүне күбәйтергә кирәк. Туры элемтә вакытында да яңадан-яңа тәкъдимнәр җиткермичә калмыйлар.

Чаллыдан элемтәгә чыккан Федор Симаков белгечләргә байтак кешене борчыган сорауларны бирде. «65 яшьтән узган өлкәннәргә дарулар ташламалы программа буенча бушлай бирелсен иде», – ди ул. Фәридә Яркәева аңлатуынча, республикада дарулар төрле программалар буенча җибәрелә. Физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен ташламалы дарулар программасы эшли. Инвалидлык төркеме булмаган кайбер авыруларның даруларга тотылган чыгымнарын республика казнасы каплый. Болар – шикәр чире, яман шеш, бронхиаль астма, психоневрология тайпылышы һәм башка чирләр белән авыручылар. ВИЧ-инфекциясе, СПИД, туберкулез һәм  аеруча күп чыгымлы авырулар өчен дә аерым программалар бар, ә 65тән өлкәнрәкләр өчен программа булдырырга федераль законга  үзгәрешләр кертергә кирәк. Икенче сорау да өлкәннәр өчен актуаль: «Олы кеше сырхауханәгә барганда, табибка электрон порталдан түгел, телефоннан языла алсын иде».

– Татарстанда мәҗбүри медицина иминияте дәүләт гарантиясе программасы буенча, табибка интернеттан, инфоматтан, дәүләт хезмәте порталыннан һәм телефоннан язылып була. Барысы да гамәлдә, – ди Людмила Доронина. – Аңлашылмаучылык килеп чыккан икән, кешегә иминият компаниясе ярдәм итәргә тиеш. Медицина полисын алып карагыз әле, анда телефон номеры күрсәтелгән.

Казанда яшәүче Гөлсинә ханым табиб билгеләгән препаратны инде дүрт ай ала алмавын сөйләде. Ул узган ел бу мәсьәлә буенча министрлыкта да булган. Фәридә Яркәева гозерне аерым өйрәнәчәкләрен әйтте. Онлайн аралашу тәмамланганчы ук министрлык белгечләре 16 сентябрьдә даруханәдә Гөлсинә Хәйдәровага тиешле препарат кайтачагын хәбәр итте. Әлмәттән шалтыраткан Эльвираның үтенече алай тиз генә хәл ителә торганга охшамаган. Аның кызы тумыштан балалар церебраль параличы белән авырый һәм урын өстендә ята икән. Сабый мөстәкыйль сулый алмый, какырыгын махсус трубкадан гына суырталар. Әлмәттә баланы карап, ярдәм күрсәтерлек белгеч юк, трахеясенә операция кирәк. Аны Мәскәүдә ясыйлар, ләкин квотасыз кабул итмиләр. Фәридә Яркәева, Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре әлеге гаилә белән элемтәгә керәчәген һәм аларга булышуда төрле вариантлар каралачагын ышандырды.

Яшел Үзәннән Ирина Половникова исә участок табибына һәм тар белгечләргә вакытында язылып булмаудан зарланды. Ул йөри торган сырхауханәдә невролог гомумән юк. Людмила Доронина аңа да иминият компаниясенә шалтыратып карарга киңәш итте. Сырхауханәдә белгеч булмаган очракта, пациентны юллама белән башка дәвалау оешмасына җибәрергә тиешләр. Әйтик, Республика клиник хастаханәсе неврологына. Кешегә үзе теркәлгән сырхауханәдәге хезмәт күрсәтү ошамаса, башкага күчә ала. Тик сырхауханәне елга бер мәртәбә генә алмаштырып була.

Галина Логинова Казандагы 8 нче сырхауханәгә теркәлгән, анда да проблемалар җитәрлек. Ханым 16 ел дәвамында икенче тип диабет белән авырый икән һәм ай саен сырхауханә юлын таптый. Бармас иде, дарулар өчен табибтан рецепт яздыртырга кирәк. «Пандемия чорында гына булса да, ай саен килеп йөрүне ник туктатып тормадылар икән? Эндокринологка күренер өчен башта участок табибына языласың, аңа барасың, ул эндокринологка талон бирә. Бу катлаулы юл – йә талон, йә белгеч юк. Өлкәннәр, буыннары сызлаучылар бар, катлы-катлы йөртүләрне бетереп, эшне башкачарак оештырып булмыймы?» – дип сорый ул.

Фәридә Яркәева әйтүенчә, байтак кына сырхауханәләр үзизоляция чорында йөри алмый торган ялгыз кешеләргә даруларны өйгә китереп бирүне оештырды. Бу эшне шәфкать туташлары һәм волонтерлар башкарды. «Гозерегезне аңладык, 8 нче сырхауханә җитәкчелеге белән сөйләшеп, ярдәм итәргә тырышырбыз», – диде министр урынбасары.

Фәния Арсланова  

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы   


Фикер өстәү