Барып аласы да юк: Россиядә онлайн сатылачак рецептлы дарулар исемлеге төзелгән

Йөрәк авыруы, вируслы чирләр, аллергия… Тиздән әлеге чирләргә каршы кулланыла торган даруларны өйдән чыкмыйча гына да алып булачак. Бу көннәрдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы онлайн сатылырга мөмкин булган рецептлы дарулар исемлеген тәкъдим итте.

Даруларны өйдән чыкмыйча гына сатып алу безнең өчен яңалык түгел анысы. Моның күптән рәтенә төшендек. Үзеңә кирәкле даруны дистанцион рәвештә сатып алу бигрәк тә коронавирус котырган чорда популярлашып китте. Әйтик, әлеге зәхмәт котырган 2020 елда бу хезмәттән Татарстанда барлыгы 2,1 мең кеше файдаланган. Дөрес, әлегә Россиядә рецепт таләп ителми торган даруларны гына онлайн рәвештә сатуга рөхсәт бар. Әмма тиздән рецептлысын да даруханәгә барып тормыйча гына алып булачак. Дөрес, әлегә илнең өч төбәгендә – Мәскәүдә, Мәскәү һәм Белгород өлкәләрендә сынап караячаклар. Тәҗрибә өч ел дәвам итәчәк. Даруханәләр сынауда ихтыярый рәвештә, үз теләге белән катнаша. Тәҗрибә нәтиҗә бирсә, әлеге яңалыкны бөтен ил күләмендә кертергә җыеналар.

Рецептлы даруларны онлайн сату эше ни рәвешле башкарылачак? Әлеге тәҗрибә барышында дарулар федераль базага урнаштырылган электрон рецептлар буенча сатылачак. Анда табиблар белән даруханә хезмәткәрләре генә керә алачак. Кеше табибка мөрәҗәгать иткәндә, аңа дару алу өчен электрон рецепт рәсмиләштереләчәк. Интернет яки телефон аша үзенә кирәкле даруга заказ биргәндә, кешегә үзенең фамилиясен әйтергә кирәк булачак. Шуннан соң даруханә хезмәткәре, базадагы дару рецептын тикшереп, кирәкле даруларны курьер аша кешенең өенә җибәрәчәк. Даруны кулга тапшырыр алдыннан курьерга паспортыңны күрсәтергә кирәк. Ул, андагы мәгълүматны чагыштырып, даруларны нәкъ менә тешле кешегә тапшыруын раслаучы документ тутырырга кушачак.

Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галиуллина рецептлы даруларны да онлайн сата башлауны күптән кирәкле гамәл дип саный.

– Тормышта төрле хәлләр була. Кайчак даруханәгә чыгып, үзеңә кирәкле препаратны сатып алырга да мөмкинлегең булмый. Бала авырган вакытта бигрәк тә кыен. Өлкән яшьтәге, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә иң авыр мәшәкатьләрнең берсе ул. Шуңа күрә даруларны онлайн гына сатып алу мөмкинлеге булу бик яхшы. Бу яңалык район, авыл җирлекләренә дә кертелсә, яхшы булыр иде, – ди табиб.

Мондый фикер белән Саба районының Олы Шыңар фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Рузилә Мөхәммәтова да килешә. Сала халкы өчен дә даруларны онлайн сатып алу мөмкинлеге булдырырга кирәк, ди ул. Дөрес, бүген Олы Шыңар халкы даруга тилмерми анысы. Авылдагы фельдшер-акушерлык пунктының дару сатарга лицензиясе бар.

– Элегрәк бездә бөтен дару да бар иде. Киштә беркайчан да буш тормады. Дарулар бетә башлауга, яңадан алып кайтып куя идек. Хәзер даруны гариза буенча – кемгә күпме кирәк, шулкадәр күләмдә генә алып кайтабыз. Бу уңайсызрак, билгеле. Кешегә бит аңа гел бертөрле генә дару кирәкми. Бүген баш авыртканнан дару кирәк булса, иртәгә кул астында йөрәк авыртканнан даруы булмаска мөмкин. Гариза буенча гына кайтарткач, кирәк чакта гына медпунктта ул дарулар булмый. Шуңа күрә авылдагы ФАП, медпунктларда салкын тигәндә, тамак авыртканда эчә, тынычландыра торган дарулар һәрчак сатуда булырга тиеш дип саныйм, – ди Рузилә ханым.

Бу көннәрдә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы онлайн дару сату тәҗрибәсендә катнашачак препаратлар исемлеген тәкъдим иткән. Биредә табиб язган рецепт буенча гына бирелә торган дистәләрчә дару кергән. Онлайн рәвештә сатылачак дарулар арасында барыбызга таныш – какырыкны куптара торган «Амброксол», шулай ук «Азитромицин» һәм «Амоксициллин» исемле антибиотиклар да бар. Әлеге исемлеккә эпилепсиягә, җенси көчсезлеккә, гөмбәчекләргә, ВИЧ-инфекциягә каршы эчелә торган дарулар да кертелгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы туберкулез, деменция, яман шешкә каршы даруларны да онлайн сата башларга тәкъдим итә.

Дөрес, белгечләр бу исемлеккә кертүне кирәк тапмаган дарулар да шактый. Әйтик, составында наркотик, психотроп матдәләр булган препаратлар, иммунобиологик дарулар, составындагы этил спирты күләме 25 проценттан арткан, 15 градустан да түбәнрәк температура шартларында сакланырга тиешле дарулар онлайн дару сату тәҗрибәсендә катнашмаячак. Бу яңалык ташламалы даруларга да кагылмый. Белгечләр тәкъдим иткән дарулар исемлеге буенча фикер алышулар 27 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Ахыргы исемлек 1 марттан үз көченә кереп, 2026 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булыр, дип көтелә.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү