“Мөмкин эш түгел бу”: Нарышкин Киевнең Кырымны “кире кайтару” ниятенә карата шулай дип җавап биргән

Россия Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин Киевнең Кырымны “кире кайтару” буенча эшләргә ниятләнелүе турында белдерүләренә аңлатма биреп үткән. “Мөмкин эш түгел бу”, – дигән ул ТАСС хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Исегезгә төшерәбез: Украинада дәүләт перевороты булганнан соң ярымутрау хакимияте 2014 елның февралендә Россиягә кушылу мәсьәләсе буенча референдум үткәрде. Анда тавыш бирүгә хокуклы кешеләрнең 80%тан артыграгы катнашты. Кырымда яшәүчеләрнең – 96,7%ы һәм Севастопольдә яшәүчеләрнең 95,6%ы Россия составына керүне яклап тавыш бирде. 2014 елның мартында Президент Владимир Путин Кырым һәм Севастопольне Россия составына кабул итү турында килешүгә кул куйды.

Шуннан соң Федераль Җыен документны 21 мартта ратификацияләде. Әмма Киев Кырымны Россиянең бер өлеше буларак танудан баш тартты.


Фикер өстәү