Ике ир-ат хатын-кыз назыннан да, акчаларыннан да мәхрүм булганнар

Чаллыда хатын-кыз назына сусаган ир-атларны алдаганнар. Алар иртәнге сигездә сайт аша акчага интим хезмәт күрсәтүчеләргә мөрәҗәгать итәргә булганнар.

Хатын-кызлар белән әңгәмәдән соң 15 гыйнварда 38 яшьлек ир – 40 мең сумыннан, ә 16 гыйнварда 46 яшьлеге 10 мең сумыннан колак каккан. Акчаны икесе дә хатын-кыз исемнәре язылган карталарга күчергәннәр.

Тик ирләргә теләкләренә ирешү насыйп булмаган, хатын-кызлар башка элемтәгә чыгып тормаганнар. Хәзер әлеге фактлар буенча җинаять эше ачылган.


Фикер өстәү