Сагышлы дата: өч ел эчендә коронавирус 6,5 миллион кешенең гомерен өзде

Үткән атнада бөтендөнья тарихына зур борылыш булып кергән вакыйга – Кытайда COVID-19 нәтиҗәсендә рәсми рәвештә теркәлгән беренче үлем очрагына 3 ел тулды. 2020 елның 15 гыйнварында әле без үзебезне нинди турбулентлык көтүен белми, коронавирус турындагы беренче хәбәрләрне күпчелек ышанмыйча һәм елмаеп кабул итә иде.

Өч ел эчендә 654 миллион авыру очрагы теркәлде, 6,5 миллион кеше үлде, ди рәсми саннар. Чынлыкта, чир кагылып үтмәгән беркем дә калмады диярлек. Статистика бары тик табибларга мөрәҗәгать итеп, авыруы рәсми рәвештә теркәлүчеләрне генә саный. Пандемия икътисадта зур үзгәрешләр китереп чыгарды: дәүләтләр арасында товар алмашу һәм хезмәттәшлек тукталды диярлек, чимал бәяләре башта кискен түбәнгә киттеләр, аннан соң рекордлы үсеш башланды. Дәүләтләр, социаль яклау чаралары оештырабыз дип, чамасыз күп акча бастылар, инфляция котырынды. Изоляция – кешеләрнең өйгә бикләнүе, куар-кодлар ярдәмендә массаларны тоталь контрольгә алу омтылышы көн тәртибенә басты – цифрлы коллыкның беренче элементлары мәйданга чыкты, мәҗбүри вакциналаштыру кешеләрнең үзәгенә үтте. Болар барысы да зур канәгатьсезлек, планетакүләм каршылык хәрәкәте тудырды. Европада, Төньяк Америкада массалар урамнарга чыктылар. Бары тик Россиядә генә мәйданнар тын иде. Кытайда аеруча каты кыландылар: миллионлаган кеше яшәгән шәһәрләр бикләнделәр, урамнарга чыгу тыелды, адым саен тест тапшырырга туры килә башлады.

Пандемиягә каршы көрәш тоталитаризмның дилбегәне бик тиз үз кулына алырга әзер торуын күрсәтте. Кызыгы шунда: тоталитар дәүләтләр (Кытайны исәпкә алмаганда) коронавирус белән көрәшне алай катгый яссылыкка салмадылар, аларда чагыштырмача хөрлек хөкем сөрде. Көнбатыш демократияләре исә үзләрен акылдан язган кебек тоттылар: вакциналаштыру ешлыгы өч айга кала башлады, өченче, дүртенче тапкыр прививка ясату кайбер илләрдә массакүләм төс алды. Нәтиҗәләр якынча бертөрле диярлек булды: чикләүләр кертмәгән һәм вакциналаштыруны катгый таләп итеп куймаган илләр белән тоталь көрәш сукмагына чыккан дәүләтләрдә чир таралу һәм үлемнәр статистикасында зур аермалар күзәтелмәде. Нуль – ковид сәясәте алып барган Кытай, халык басымы астында чикләүләрне бетергәннән соң, без өч елда үткән юлны өч атнада үтәргә мәҗбүр булды. Чирнең кинәт һәм кискен таралуы нәтиҗәсендә алар хәзер массакүләм берьюлы чирлиләр. Пандемия тагын бер тапкыр Лыковлар гаиләсе феноменының хаклыгын раслады. Себердә изоляция шартларында яшәгән староверлар гаиләсе, цивилизация белән контактка керүгә, ОРЗ һәм пневмониядән чирләп үлеп беттеләр диярлек, чөнки алар тәнендә бездә булган антитәнчекләр формалашмаган иде.

COVID-19га каршы көрәш ничек кискен башланган булса, шулай туктады да. Коронавирус безнең арада йөри һаман да, яңа вариантлары да чыгып тора, әмма табигый рәвештә формалашкан иммунитет нәтиҗәсендә без аннан алай ук курыкмыйбыз инде. Үткән көрәшнең уңай һәм тискәре сабаклары өйрәнелә торгандыр, һәм яңа пандемия тарала калса, искә алыныр дип уйлыйк.

                                               Рәшит Фәтхрахманов   


Фикер өстәү