Эшмәкәрләрне һәм фермер хуҗалыклары башлыкларын мобилизациядән азат итәргә мөмкиннәр

“Новые люди” партиясе депутатлары Дәүләт Думасына хосусый эшмәкәрләрне һәм фермер хуҗалыклары башлыкларын мобилизациядән азат итү турында закон проектын керткән.

“Россия Федерациясендә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турында” законга үзгәрешләрне депутатлар Алексей Нечаев, Антон Ткачев һ.б. тәкъдим иткән. Алар хосусый эшмәкәрләрне яки 5 һәм аннан күбрәк кешедән гыйбарәт булган җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять әгъзаларын, хезмәт хакын, салымнарны вакытында түләгән очракта, мобилизациядән азат итүне тәкъдим иткән.

“Өлешчә мобилизация чорында ил предприятиеләре һәм икътисадының нормаль эшчәнлеген тәэмин итү, шулай ук эш урыннарын, икътисадый тотрыклылыкны саклау максатыннан дәүләт һәм бизнес мәнфәгатьләренең бер-берсенә туры килүен кайгыртырга кирәк”, – диелгән документка аңлатма язуында. Ә инде фермер хуҗалыклары башлыкларын өстәмә таләпләрдән башка гына мобилизациядән азат итү тәкъдим ителә, чөнки алар илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итә.


Фикер өстәү