Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков:«СOVID-19 безнең психологияне, карашны үзгәртте. Башкача яши башладык»

Медицина хезмәткәрләре көне якынлашканда Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков күпсанлы сорауларга онлайн җавап бирде. Халыкны кызыксындырган сорауларның байтагы замана чире – яңа коронавируска кагылышлы иде.  

Күрсәткечләр алдыймы, урыннар җитмиме?

COVID-19 аркасында үлүчеләр бик күп, ләкин дөрес статистиканы яшерәләр, дигән сүзләрне Марат Садыйков инкарь итте.

– Без соңгы  биш айдагы һәм 2015 елдан башлап ел саен булган күрсәткечләрне анализладык. Быелгы үлем-китем узган елдагылардан күбрәк түгел, – диде министр.

Аның фикеренчә, үлем-китемгә COVID-19 гына сәбәпче түгел. Байтак кешедә йөрәк-кан тамырлары, тын юллары системасы, онкология һәм башка чирләр булуын да онытырга ярамый. Министр әйтүенчә, вакытлыча госпитальләр тулы, ясалма сулыш алдыру аппаратлары җитми, дигән фикер дә чынбарлыктан ерак. Республика госпитальләрендә 902 ятак ясалма сулыш алдыру аппаратлары белән җиһазландырылган. Бүген шуның 58е генә файдаланыла, калганнары буш тора.

– Бу уңайдан нинди генә фейк хәбәрләр  ишетмисең, – ди ул. – Социаль челтәрләрдә  төрле күренешләрне яктырткан фотолар, видеосурәтләр урнаштыралар. Аларны тикшерә башласаң, андый пациентларның гомумән булмавы ачыклана. Яңа коронавирус килеп чыккач, үзен инфекционистка, вирусологка, башка белгечкә санаучылар артты. Алар COVIDтан ничек тиз генә дәваланырга икәнен дә «белә». Юкса ул – бөтендөнья медицинасы өчен яңа, өйрәнелеп бетмәгән чир.

Сырхауларны таҗвирустан дәвалау өчен узган атнада республикага яңа препарат кайтты. «Авифавир – витамин да, биологик азык өстәмәсе дә түгел, бик көчле дару һәм  өзлегү китереп чыгарырга да мөмкин. Аны үз белдегең белән эчәргә ярамый, дәвалаучы табиб билгеләргә тиеш», – дип кисәтте Марат Садыйков.

Коронавирусның иң куркыныч чоры уздымы?

– Мин – күрәзәче дә, Вольф Мессинг та түгел, – дип шаяртты Марат Садыйков. – ярты елдан нәрсә көтүен төгәл генә әйтә алмыйм. Башка илләр тәҗрибәсеннән чыгып кына нәтиҗә ясыйбыз. Хәзер чирнең иң куркыныч чорын уздык. Икенче дулкыны да булырга мөмкин. Чикләүләр бетә дип, тынычланырга ярамый. Чирне җиңдек дигәч тә, аның яңадан кайтуы ихтимал. Кытай тәҗрибәсе шуны күрсәтә. Уханьда беткән иде, Пекинда башланды. COVIDтан тыш, башка вируслар да юкка чыкмады, алар да безнең янәшәдә, шуны онытмыйк.

Министр бу уңайдан Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың фаразын мисалга китерде. Ул исә: «Ил әлеге куркыныч йогышлы авырудан 2021 елның февралендә генә котылырга мөмкин», – диде.

Пневмония белән авыручылар шулай күпме?

– Элек байтак кеше тирән тын юллары вируслы инфекциясен җиңелчә һәм аяк өсте үткәрде. Өзлеккәч, чир озакка сузылгач кына, дәвалау оешмасына баралар иде, – ди министр. COVID-19 бөтенләй башка. Кеше аз гына үзендә чир билгеләре сизсә дә, табибка күренергә тырыша.

Томография тикшерүләре берничә тапкыр күбрәк үткәрелә башлаган. Тикшерүләр вакытында үпкә яман шеше, туберкулез һәм башка чирләр табылу очраклары арткан. Анализ да кайчак төгәл диагнозны күрсәтми. COVID-19 шундый чир: анализ тапшыргач, авыру расланмаска, ә өч көннән килеп чыгарга мөмкин. Авыр хәлдәге пациентларга таҗвирус белән авырып терелгән кешеләрнең каннары салына башлады. 17 хастаны дәвалауда шул алымны кулланганнар. 15енең нәтиҗәсе яхшы, тик икесенең гомерен саклап кала алмаганнар. Олы яшьтәге ул кешеләрдә COVIDтан тыш, диабет, йөрәк, баш мие кан әйләнеше авырулары да булган.

Чаллыда чират беттеме?

Министр фикеренчә, кайбер матбугат чаралары чынбарлыкны күпертеп күрсәтә.

– Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсендә булдым, «кызыл зона»да ятучы сырхаулар белән дә сөйләштем. Ясалма сулыш алдыру аппараты астында 4 кеше  ята иде. COVIDка шикләнелгән авыруларның, пневмонияле хасталарның хәлләрен сораштым. Барысына да тиешле ярдәм күрсәтелә. Шатерлар коруны да тәнкыйтьләп чыктылар. Алар да кешегә җайлы булсын дип эшләнгән иде.

Чаллыдагы һәм аңа якын районнарда яшәүче коронавируска бәйле авыруларның барысы да, каладагы йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелә иде. Белгечләр барлык авыруларны тиз арада кабул итәргә, диагнозны ачыкларга, хасталарны COVIDлыга һәм COVIDсызга аерырга тиеш. Аларны шуннан соң гына төрле бүлекләргә дәвалануга озаталар.  Бу бик ансат түгел, белгечләр тиз арада хезмәт күрсәтергә өлгерми башлаган һәм чират пәйда булган. Ул хәлдән чыгу өчен 5 нче шәһәр хастаханәсе дә госпиталь итеп үзгәртелгән.

Түләү ник тоткарланды?

Медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүдә тоткарлыклар булды. Республиканың баш табибы аңа да аңлатма бирде.

– Бу бездән генә тормый, ил күләмендә хәл ителә торган мәсьәлә, тоткарлык башка төбәкләрдә дә килеп чыкты, – диде ул. – Медицина хезмәткәрләре өчен бик авыр чор. Бу айларда хезмәткәрләребез бик арыды. Аларның байтагы өенә кайтмыйча, кунакханәдә, тулай торакта яшәп эшли. Гаиләсен, балаларын өч ай дәвамында күрмәүчеләр дә бар.

Белгечләрне үзебезнең дәвалау оешмаларыннан җәлеп итәләр, читтән чакыртмаганнар, киресенчә, башка төбәкләр бездән ярдәм сораган. Путин түләүләрен биш меңнән артык кеше алган. Таҗвирустан медицина хезмәткәрләре дә котылып кала алмаган, чир 400 кешедә расланган, Аларның байтагы вакытлыча госпиталь белгечләре түгел. COVID-19га кагылышлы сораулар көн саен яңарып тора. Шул җәһәттән, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре халыктан кергән сорауларга көн саен җавап бирергә ышандыра.

Вакцина кайчан булыр?

Ул эш чит илләрдә дә, Россиядә дә алып барыла. «Вектор» вирусология һәм биотехнология үзәге белгечләренеке сентябрь аенда әзер булырга тиеш һәм ул киләсе елдан кулланылышка керергә мөмкин. Бу көннәрдә КФУ хезмәткәрләре дә яңа вакцина эшләү белән мәшгуль.

Антитәнчекләргә алынган анализлар кешенең COVID белән авырып алганмы, юкмы икәнен ачыкларга ярдәм итә. Марат Садыйков сөйләвенчә, чит илләрдә кайбер пациентның хәле җиңеләйгәч, вирус көчсезләнгәч, анализ нәтиҗәсе COVIDка уңай булса да, сырхауны өенә кайтарып җибәрәләр. Чир башка кешегә иярсә дә, җиңелрәк уза һәм вакцинация кебек кабул ителә, организмда антитәнчек барлыкка килә.

Байтак кеше COVIDка анализны үзе теләп тапшыра башлады. Аның нәтиҗәсен берничә атна көтәргә туры килә. «Лабораторияләрдә чират булырга мөмкин, беренче чиратта госпитальләрдә ятучыларныкы тикшерелә, – ди министр. – Озак килми, дип борчылмагыз. Чир ачыкланса, Роспотребнадзор хезмәткәрләре, табиблар үзләре килеп җитәчәк. Сезне болай гына калдырмаячаклар». Озакламый халыкны сырхауханә белгечләре гадәти режимда кабул итә башлаячак. «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша язылып булачак. Сырхауханәләрдә дежур табиблар шимбә, якшәмбе көннәрендә дә эшләячәк.

COVID-19дан нинди сабак алдык?

– Медицинага килсәк, соңгы 15 – 20 елда йогышлы авырулар тармагына артык игътибар бирелмәвен күрдек, – ди Марат Садыйков. –  Казанда яңа хастаханә төзелә, ул август башында ачылырга тиеш. Моңа кадәр мондый пандемия белән очрашмаган идек. Бу безгә зур сабак булды. Шунысы көн кебек ачык: COVID-19 психологияне, карашны үзгәртте. Башкача яши башладык. Ул безне чыдамлыкка тикшерде. Үзеңне һәм якыннарыңны сакларга кирәк. Коллегаларыма – медицина хезмәткәрләренә сабырлык телим!

Фәния Арсланова

 


Фикер өстәү