Марат Садыйков: “Үлем-җитем узган елдагылардан артык түгел”

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Ковид-19 аркасында үлүчеләрнең күп булуы, дөрес статистиканың яшерелү турында таралган хәбәрләрне кире какты. Бу хакта ул бүген узган “туры элемтә” вакытында әйтте.

– Без, соңгы биш айдагы һәм 2015 елдан башлап ел саен булган күрсәткечләрне анализладык. Быел үлем-җитем кинәт артып киткән дигән сүз белән килешмим, узган елдагылардан артык түгел, – диде министр.
Марат Садыйков фикеренчә, үлем-җитемгә китерүдә ковид-19ны гына төп сәбәпче итү дә чынбарлыкка туры килми. Байтак кешедә йөрәк-кан тамырлары, тын юллары системасы, онкология һәм башка чирләр булуы хакында да онытырга ярамый.


Фикер өстәү