Сөлге һәм тастымалдагы тапларны җиңел генә бетерү СЕРЛӘРЕ

Кухня тастымалындагы чөгендер, кишер, чәй, каһвә, май тапларын  кер машинасында юып кына бетерү мөмкин түгел. Аны җиңел генә чистарту-юуның берничә ысулын тәкъдим итәбез.

 

Май+кер порошогы

Май тапларын, беләсезме, нәрсә “җиңә”? Шул май үзе! Күптәнге тапларны да  эретеп юкка чыгара ул.

Нинди сөлге-тастымаллар өчен? Барлык төрләре: махра, вафля кебек сөлгеләр, ак һәм төрле төстәгеләре –  барысы  өчен дә.

Ничек юарга? Кайнар суга өчәр аш кашыгы кер порошогы һәм үсемлек мае өстәп, җебетергә салырга. Төнгә калдырырга. Шуннан соң гадәттәгечә юарга.

 

Кер сабыны

72% дип тамгаланганының гына “дөрес” кер сабыны булып торуын беләсезме икән? Составында май микъдары әнә шундый процентка ия булган сабын  гына яхшы юа.

Нинди сөлге-тастымаллар өчен? Барлык төрдәгеләре өчен.

Ничек юарга? Сөлге яки тастымалны җылы суда чайкап алырга да яхшылап сыгарга. Кер сабыны белән сабынлап, полиэтилен капчыкка салып куярга. Капчык авызын бәйләп, бер тәүлек тотарга. Шуннан соң чайкарга. Кирәк икән, кер машинасында тагын бер кат юып алырга.

 

Водород перекисе

Водород перекисе тукымадагы таплар белән реакциягә кереп, аларны җиңел генә юкка чыгара.

Нинди сөлге-тастымаллар өчен? Барлык төрдәгеләре өчен.

Ничек юарга? 1 литр җылы суга 2 аш кашыгы водород перекисе исәбеннән эремә әзерләргә. Сөлгене шунда салып, бер-ике сәгатькә яки төнгә калдырырга. Шуннан соң гадәттәгечә юарга.

 

Кыска дулкынлы мич

Нык пычранган тастымал-сөлгеләрне кайнатып юуны мичкә куеп тору белән алыштырырга мөмкин.

Нинди сөлге-тастымаллар өчен? Барлык төрдәгеләре өчен.

Ничек юарга? Сөлге яки тастымалны кер сабыны белән яхшылап сабынлап, целлофан капчыкка салырга һәм 1,5 минутка СВЧ-мичкә (600 ВТ егәрлеккә куеп) куярга. Бик нык пычранган сөлгеләрне 3 тапкыр 1әр минутка куеп алырга мөмкин.


Фикер өстәү