Пешергәнне төшерә дә бел | Татар фудблогерыннан искиткеч рецептлар

Ашарга пешерергә хәзер …“Инстаграм” өйрәтә. Заманасы шундый: әниләр дә, әбиләр дә, телефонны ачып, интернетта күрсәтелгән рецептларны укып, аш-су әзерли. Татар телендә рецептлар белән бүлешүче, замана теле белән әйтсәк, үзебезнең фуд-блогерларыбыз да җитәрлек. Шундыйларның берсе – Эльмира Нигъмәтҗанова.


Хуҗабикә, һәр тотынган эшне “бисмилла”дан башлыйм, ди. Рецептлары белән социаль челтәрләрдә бүлешкәндә дә “Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим” дип язып куярга онытмый. Камыр ашларын бигрәк тә үз итә Эльмира ханым. Оялып кына: “Тазардым әле, дөрес тукланырга тырышам үзе, ә иремә өчпочмак, бәлеш кирәк!” – ди ул. Эльмира ханым тумышы белән Арча районындагы Печмәнтау авылыннан. Хәзер гаиләсе белән Әтнәдә яши.

– Аш-суга осталыкка өйрәнеп буламы ул, Эльмира ханым?

– Әни, әбиләрем пешерүгә бик оста. Һәр хатын-кыз кебек мин дә пешерергә яратам. Мин аш-су остасы да, пешекче һөнәренә укыган кеше дә түгел. Элек, гомумән, бәйләү, кул эшләре белән кызыксына идем. Өч ел элек үз куышыбызны булдыргач, аш-су белән мәш килә башладым. Ул вакытта “Сөембикә” журналында “Әниемнән өйрәндем” дигән бәйге бара иде. Мин анда “Чыпчык” рецепты белән уртаклаштым да икенче урын алдым. Шул рецептны “Инстаграм”га да элдем. Аннары аш-су остасы Резеда апа Хөсәенованың бәйгесендә катнаштым. Хәзер дә аның яңа марафонында үземә урын табам әле. Рецептларны еш кына шундый бәйгеләрдә катнашу өчен эләм. “Инстаграм”да язылалар. Элегрәк: “Ник куям инде әлеге рецептларны?” – дип уйлый идем. Кешеләр: “Сезнең рецепт буенча пешердек әле”, – дип кайтаваз язгач, әлбәттә, рәхәт, күңел үсә, тырышлык юкка китми, дисең. Аның бит иң авыры да матур итеп фотосурәткә төшерү!

– Өйдәгеләргә рәхәттер инде: көн дә камыр ризыгы, көн дә тәм-том…

– Җәй айларында бик пешеренеп утырып булмый, күбрәк бакчада, эш күп. Болай якыннарымны тәм-томнар пешереп куандырырга тырышам. Сораучылар да бар, әмма заказга пешермим.

– Бүтән төр кухня белән кызыксынасызмы?

– Башка төр ризыклар да кызыксындыра. Үзбәкләрнең самсасын, грузиннарның хачапурисын пешергәлим. Тик үзебезнең токмачлы ашны ашап туймаслык, аны бигрәк тә яратам!

Эльмира Нигъмәтҗановадан телеңне йотарлык рецептлар

КАБАК БӨККӘНЕ
Әче камыр: ярты литр җылы сөт, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы коры чүпрә, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 аш кашыгы майонез, 1 чәй кашыгы тоз, кирәгенчә он. Эчлек өчен: кабак, дөге, шикәр комы, сыер мае. Эш барышы. Әче камыр басып җылы урынга кабарырга куябыз. Шул арада эчлекне әзерлибез. Дөгене юып, тозлы суда бүрттерәбез, кабакны вак итеп турыйбыз, шикәр комы салып болгатабыз Камырны берничә кисәккә бүләбез, түгәрәкләп җәябез. Камыр өстенә эчлекне салабыз, сыер мае өстәп чыгабыз. Камырны урталай бөкләп тоташтырабыз. Өстен майлап, мичкә 45 минутка пешәргә куябыз.

ХАЧАПУРИ
2 хачапури өчен кирәк булачак: 150 мл сөт, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы коры чүпрә, 1 чәй кашыгы шикәр комы, тоз, он. Эчлек өчен: сулугуни сыры, йомырка сарысы. Эш барышы. Камырны икегә бүләбез. Җәеп, кырыйларына сыр салып, көймә рәвешенә кертеп бөрәбез. Кырыена йомырка сарысы сөртеп, уртасына сыр уып, алдын җылытылган 200 градуслы газ мичендә 20 минут пешерәбез. Бер йомырка салабыз һәм яңадан мичкә 3 минутка тыгабыз.

БӘРӘҢГЕ ПӘРӘМӘЧЕ

Камыр өчен кирәк булачак: 1 йомырка, 200 мл җылы сөт, 1 аш кашыгы коры чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы, 100 г эретелгән атланмай, 1 чәй кашыгы тоз, он.

Эчлек: бәрәңге, 1 стакан сөт, 50 г атланмай, 1 суган, тоз, борыч. Эш барышы. Бәрәңгене тозлы суда пешереп сөзәсе. Кайнар сөт, атланмай, тоз, борыч салып төясе. Кыздырып суган салырга да була. Камырны кабартмаска да мөмкин, әзер булуга пешерә башлыйбыз. Аны берничә кисәккә бүлеп, җәябез. Эчлекне уртага салып, камырны күтәреп бөрәбез. 1 йомырка сарысын өстенә сылап, газ мичендә 40 минут тирәсе пешерәбез. ЧЫПЧЫК Бу ризыкны Арча ягында никтер «чыпчык» дип атыйлар. Күпчелек кешеләр өчен «рогалик» бу. Минем Диләфрүз әбием пешерә иде «чыпчык»ларны. Әле, зуррак килеп чыкса, «күгәрчен булган монысы», — дия торган ул. “Чыпчык” өчен кирәк булачак: 3 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы, 1 стакан сөт, 1/2 аш кашыгы тоз, 1 пачка коры чүпрә, 100 грамм маргарин, 1 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 аш кашыгы каймак яки майонез, он, йөзем җимеше. Эш барышы. Йомырка белән шикәр комын кабартабыз. Шуңа башка ингредиентларны кушып камыр басабыз. Камыр артык йомшак булмасын. Җылы урынга куеп, аны 1,5 сәгать кабартасы. Камырны дүрт өлешкә бүлеп, түгәрәкләп җәябез һәм өчпочмак формасында кисәбез. Өстенә йөзем җимеше тезәбез, аннан түгәрәклибез. Табаны майлап, чыпчыкларыбызны тезәбез һәм алдан җылынырга куелган духовкага 40- 50минутка озатабыз.


Пешергәнне төшерә дә бел | Татар фудблогерыннан искиткеч рецептлар” язмасына фикерләр

Фикер өстәү