Композитор Эльмир НИЗАМОВка танылу вак-төяк җырлар аша килмәде. Сәнгать дөньясына Ренат Харисның “Кара пулат” либреттосы белән килеп керде ул. Хәзер исә Эльмирны спектакльләргә язган көйләре аша да таныйлар. Тәмле итеп ашарга пешерергә яраткан егет, бәхеткә, пешекче булып китмәгән. Юкса музыкаль “ризык”ны кем әзерләр иде соң безгә?! Композитор белән иҗаттагы яңалыклары, татар җырларының язмышы, көй язу эше турында сөйләштек.
– Эльмир, иҗатыгызда нинди яңалыклар бар?
– Соңгы яңалыкларыма килгәндә, Камал театрының узган сезонында ике спектакль премьерасы булды, шуларга музыка иҗат иттем. Күптән түгел чит илдә гастроль узды. Әле менә Мексикага җыенабыз. “Әлиф” спектаклен алып барабыз. Август башларында анда фестиваль уза. Мексикага бару өчен Татарстан хөкүмәте финанс ягыннан ярдәм итә. Шул ук иҗат командасы белән, Мексикадан кайтуга, яңа премьера – “Дәрдмәнд”ны әзерлибез. Анысы 19 августта булыр дип уйлыйбыз.
– Тамашачыга “Дәрдмәнд”тән нәрсә көтәргә?
– Сәхнәдә, “Әлиф”тәге кебек үк, Нурбәк Батулла булачак. Әлбәттә, Дәрдмәнд сүзе, аның шигърияте яңгыраячак. Ул сүзләр җырга салына, шуның өчен махсус көй иҗат итәм. Инструменталь ансамбль, бер җырчы егетебез булачак. Ул – Рөстәм Яваев. Әлеге егет – уникаль тавыш иясе, контртенор. Мондый тавыш еш кулланылмый. Рөстәм Мәскәүдә яши, Әстерхан татары. Спектакльне Заман сәнгате күргәзмәсендә күрсәтәчәкбез.
– Еш кына чит илләргә концертлар белән чыгасыз. Әле күптән түгел җырчы Эльмира Кәлимуллина белән Германиядә булып кайттыгыз. Анда татар телендә концерт куйдыгызмы?
– Германиядә ике концерт булды. Беренчесе Брауншвейгта узды. Анда без фестиваль кысасында чыгыш ясадык. Монда бөтен илләрдән җырчылар, иҗади төркемнәр килгән иде. Һәрберсе үз мәдәниятен күрсәтте. Безнең чыгыш тулысынча диярлек татар телендә булды. Сәйдәшев көйләрен дә, халык җырларын да, үзем иҗат иткән әсәрләрне дә башкардык. Чыгышыбызны бик җылы кабул иттеләр. Ә икенче концертыбыз махсус Германиядә яшәүче татарлар өчен булды. Анда 29 июньдә Сабан туе узды, шуның кичке өлешендә без чыгыш ясадык. Милләттәшләребез безне елый-елый тыңлады. Күбесе туган җирләреннән 15–20 еллар элек киткән, аларда сагыну көчле. Татар моңына да сусаганнар.
– “Калеб” берләшмәсе яңа проект – җыр язу лабораториясен башлап җибәрде. Мәгълүм булганча, анда шагыйрь, композитор һәм җырчыдан торган төркемнәр бергәләп иҗат итә. Ахырда яңа җырлар тәкъдим ителер дип көтелә. Лаборатория эшчәнлегендә сез дә катнашасыз. Нәтиҗәләр бармы соң?
– Оешкан көненнән башлап, “Калеб”нең максаты үзгәрешсез кала. Ул – иҗат кешеләрен таныштыру, туплау, иҗади тандемнар барлыкка китерү. Күп кенә жанрлар, театрмы ул, җырмы, дуслыктан туа. “Калеб” шул нияттән очрашулар оештыра башлады. Еш кына анда җыр, әсәр премьералары яңгырый иде. Минем дә кайбер музыкаль әсәрләрем шул очрашуларда яңгырады. Менә андый премьераларны туплап, зур бер проект оештырырга кирәк дигән фикер туды. Төп максатыбыз – татар профессиональ җыр фондын баету. Минемчә, соңгы елларда Казанда авторларга бай мохит барлыкка килде. Шагыйрьләр, аз булса да, көй язучылар, җырчылар бар. Бер яктан, шөкер, татар җыры яңгырап тора, икенче яктан, һәвәскәр эстрада да бар. Бу начар яки яхшы дип бәяләмим. Әмма татар музыкасы моның белән генә чикләнми, ул тирәнрәк, искиткеч бай. Җиһанов, Яхин, Мозаффаров, Сәйдәшев җырлары, дисеңме. Узган гасырның 90 нчы елларында шул профессиональ җыр иҗат итү эшчәнлеге тукталып, югалды кебек. Безнең тагын бер максат – узган заманнардан элемтәне саклап, бүгенге аһәңнәрне ишетеп, безнең заман ритмын, карашларны истә тотып, зур концерт оештыру. Концерт дию дә дөрес түгел әле. Лабораториядә иҗат ителгән иң асыл җырлар гына керәчәк анда. 30-40 җырдан, дүрт-бише тарихта калырлык булса, максатыбызга ирештек, дип әйтә алыр идек. Җырлар төрле булачак. Кайсылары җитди, фәлсәфи, кайсылары җиңел, шаян. Әмма безнең алда җырларны массага чыгару максаты тормый. Иң мөһиме: җыр сыйфатлы булсын. Лабораториядә үзем өчен яңалыклар ачтым. Беренче этап жирәбә салу булды. Ягъни, мин менә бу кеше белән эшлим дип, теләкләребезгә карап түгел, иҗади төркемнәр жирәбә белән тупланды. Бер яктан, бу авыр да, икенче яктан, ныграк илһамландыра да. Безнең төркем шагыйрә Луиза Янсуар, Кариев театры актрисасы Алсу Фәйзуллинадан тора. Луиза белән эшләгәнем бар иде, ә менә җырчыбыз минем өчен ачыш булды.
– “Өчлек”ләрнең иҗатын кем бәяли?
– Аларны жюри дип тә, комиссия дип тә, худсовет дип тә әйтеп булмый инде. Эшебезне, мисал өчен, Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева, радиода эшләүче кешеләр, тел, музыка белгечләре бәяли. Җырның, җиңел жанр, дип саналса да, авырлыгы бар. Бу авырлык кагыйдәләре булмауда чагыла. Берәү дә теге яки бу җырның халык күңелендә, тарихта калуына гарантия бирә алмый. Җыр – серле әйбер ул.
– Сезнеңчә, ни өчен өч сүзле такмак җырлар тизрәк кабул ителә дә популярлык казана?
– Бу – авыр сорау. Татарлар такмак кына тыңлый, димәс идем мин. Монда ике нәрсәне исәпкә алырга кирәк. Беренчедән, такмак дип саналган җырлар кешене тизрәк ял иттерә. Кеше көне буе эшләп ара, концертта да күңеле белән эшләп утырырга теләми инде ул. Шуңа җиңел кабул ителә торган җырлар аларга күбрәк ошый. Икенчедән, гомумән, безнең замана шундый. Ул татарларда гына күзәтелә дип уйлыйсызмы?! Режиссер Кончаловскийның әңгәмәсен укыган идем. Безнең заманага бик яхшы диагноз куйган ул. Болай ди: хәзер – тирән мәгънәле иҗат заманасы түгел, ә “хайп” заманасы. Ягъни андый җырлар вирус кебек тарала, кеше аны “ә сез күрдегезме, ә сез ишеттегезме?” дип сөйли. Андыйлар да җыр исемен йөртә инде. Замананы сайламыйлар, шул заманда яшиләр, диләр бит. Безгә дә яшәргә генә кала. Әмма, заманага сылтап, халыкны классикага ияләштерүне, тәрбияләүне туктатырга ярамый. Без – моңлы халык бит.
– Спектакльләргә дә көйләр язасыз. Бу эш шигырьгә карап көй язудан аерыладыр?
– Спектакльнең уңышында көй зур урын алып тора. Бер яктан, шигырьгәме, сәхнә әсәренәме музыка язу – икесе ике төрле эш кебек, икенче яктан, алар берсе-берсенә булыша. Минем мөстәкыйль җыр итеп язылган әсәрләрем алай күп димәс идем. Байтак өлеше спектакль өчен язылган. Театр бик илһамландыра. Шуңа да спектакльгә көй язу җиңелрәк тә кебек миңа. Ә яхшы җыр – үзе спектакль ул, минемчә.
– Үзегез иҗат иткән әсәрләрне тыңлыйсызмы?
– Иҗатыма килгәндә, менә мин нинди музыка тыңларга теләр идем, шундыйны язам. Татар телендә нәрсә ишетергә телим, шуны иҗат итәм. Үзем иҗат иткән музыкамны тыңлыйм. “Бию пәрие”нә язылган җырны бик рәхәтләнеп тыңлап йөрим менә. Әмма бу – иҗатымнан тулысынча канәгать дигән сүз түгел инде.
Безнең эштә алтын урталык табарга кирәк. Үзеңне даһи санап, үсештән, камилләшүдән туктау да, “мин беркем түгел”, дию дә дөрес түгел. Ике юл да һәлакәткә китерә. Бер иҗат кешесе дә үзенең иҗатына объектив бәя бирә алмыйдыр ул. Мин, көй язган вакытта, нәрсәнедер ошатмыйм икән, аны башкаларга тыңлатырга ни хокукым бар?
– 19 яшькә кадәр урыс мохитендә үскәнсез, шулай да, сезнең татарча сөйләшүегез күпләрне сокландырырлык!
– Татар телендә сөйләшүемне тагын да яхшыртырга, шомартырга теләр идем әле. Татар телендә аралашуыма гаҗәпләнергә кирәкми. Татар булып та, шул телдә сөйләшмәүгә аптырарга була. Беренчедән, татарча аралашуыма әти-әнием тәэсир иткән. Үзебезнең мишәр диалекты булса да, без гаиләдә татарча сөйләштек. Хәзер дә шулай. Икенчедән, мин дүрт ел мәдрәсәдә белем алдым. Ул да әти-әни тарафыннан бирелгән нигезне ныгытты. Инде, өченчедән, Казанга килгәч, аралаша торган даирәмдә татар телен яхшы белгән кешеләр булды. “Калеб” кысасындагы дусларым – шагыйрьләр, актерлар, журналистлар – алар тел осталары. Мәсәлән, Резеда Гобәева һәм Илгиз Зәйниев. Аларның гаиләсе белән бик дус мин. Аларның теле чишмә суы кебек агыла бит! Татар телендә минем кебек сөйләшеп кенә калмый, ә бу телдә сулыш ала. Теләсәм-теләмәсәм дә, телне үзләштерүдә аларның да тәэсире бар. Аннан, Ренат абый Харисны аерым билгеләп әйтәсем килә. Аның белән бергә иҗат итү дә йогынты ясамый калмагандыр. Либреттоларны, шигырьләрне укыганда, аларны үзем аша үткәрәм бит. Телем шомара башлады кебек инде. Кечкенә вакыттан ук ике төрле кешеләргә – күп тел белүчеләргә һәм моңлы итеп җырлый алучыларга кызыктым. Тел белү кешене баета, бизи. Инглиз телендә иркен аралашам. Тагын ун тел белсәм дә, комачау итмәс иде әле.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat