Тәрәзәләр ялт-йолт килеп торсын өчен КИҢӘШЛӘР

Яз һәм көз тәрәзәләрне бер кат чистартып, ялтыратып куярга тырышабыз. Моның өчен яхшы чүпрәк, чистарткыч сыеклык белән кайбер серләрне генә белергә кирәк.

  1. Тәрәзә юу – рам юудан башлана, билгеле. Андагы пычрак, тузанны су белән генә юып бетереп булмаса, бераз кер сабыны белән савыт-саба юу өчен кулланылган катнашманы да кушып җибәрә аласыз. Мондый су белән агач рамны да, пластигын юсаң да куркыныч түгел. Тәрәзә рамын юганда артык көчле “химия” кулланырга киңәш ителми. Алар рамны саргайтырга, аның янәшәсендәге җылыткычны “ашарга” мөмкин. Сода да кулланмау хәерле. Ул тәрәзә пыяласын – сыдыра, рамын саргайта ала.
  2. Никадәр генә кыйммәтле булмасын, пластик тәрәзә рамы иртәме-соңмы саргая. Аны кальцийлаштырылган сода яки кер юу порошогы ярдәмендә агарталар. Моның өчен бер литр суга кальцийлаштырылган сода яки кер юу порошогы салып, шуны бер сәгатькә саргайган өслеккә сөртеп калдырырга кирәк. Ахырдан яхшылап юып төшерәсе булачак. Тәрәзәдәге җилем тапларын – үсемлек мае, цемент калдыкларын, пульверизатор ярдәмендә су сиптереп, җайлап кына пычак яки лезвие белән кырып бетерергә мөмкин. Тәрәзәдәге буяу тапларын исә иң элек чәч фены ярдәмендә җылытып, ахырдан сабынлы җылы су белән юып төшерергә киңәш ителә.
  3. Тәрәзә никадәр генә чиста күренсә дә, тәрәзә капкачы тирәсендә, почмакларда барыбер пычрак, тузан җыелып тора. Анда кул белән генә үтеп керерлек тә түгел. Шуңа күрә бу урыннардагы пычрактан теш чистарткыч, пычак, яки мамыклы таякчык ярдәмендә арынырга мөмкин. Ахырдан аларны гадәттәгечә юып алабыз.
  4. Хәзер кибеттә тәрәзә пыяласы чистарткыч сыекчаларның ниндиләре генә сатылмый. Әмма белгечләр аларны кулланырга киңәш итми. Ник дигәндә, алар кояшта, җилдә бик тиз кибә. Еш кына аларны сөртеп тә өлгереп булмый. Нәтиҗәдә, тәрәзә пыяласында соры таплар кала. Тәрәзә пыяласын чистарту өчен аш серкәсеннән дә яхшырак чара юк. Моның өчен бер литр суга өч аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салырга кирәк. Тәрәзә пыяласын 4 литр суга 100 мл нашатырь спирты салып ясалган катнашма ярдәмендә дә юарга мөмкин. Тәрәзәне корытканда эчке ягын – горизонталь, тышын вертикаль юнәлештә сөртсәгез, пыялада җәелгән таплар калмас.

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү