«Утсары могҗиза» салаты ясау ЫСУЛЫ

1 кг кишер, 1,5 кг помидор, 100 г шикәр комы, сарымсак, 200 мл үсемлек мае, 25 г тоз, 20 г борыч, 20 мл аш серкәсе кирәк булыр.

Помидорларның кызылларын гына сайлыйбыз. Дүрт өлешкә бүләбез. Кишерне кабыгыннан чистартабыз, шакмаклап турыйбыз. Блендер ярдәмендә икесен бергә кушып изәбез. Иттарткычтан чыгарырга да мөмкин. Әлеге массаны болгатабыз да, кәстрүлгә агызып, сүрән утка куябыз. Сәгать ярым кайнатабыз. Ул арада сарымсакны угычтан уабыз, кайнап торган массага салабыз, борыч өстибез. Иң азактан аш серкәсе салабыз. Утта 4-5 минут тотабыз. Сүндергәч, массага «ял» бирәбез. Аннары соң стерильләштерелгән банкаларга тутырып, каплап куябыз.


Фикер өстәү