Гүзәл Габидуллина: «Ана булу мизгелләрен бер бәйгегә дә алыштырып булмый»

Моннан берничә ел элек Балтач кызы, Бөтенроссия авыл яшьләре уеннарында катнашып трактор йөртү буенча беренче урынны алган, “Татар кызы –2018” бәйгесендә җиңүче Гүзәл Габдрахманова турында “ВТ” битләрендә язма чыккан иде.

Ул чакта аның әтисе Фәнил абый белән бергәләп тракторда йөрүе хакында язылды. Ул елларда Гүзәл “Татар кызы” бәйгесендә катнашып та җиңү яулады. Кызның уңышларын күреп без дә сөендек, күзәтеп бардык. Узган ел исә ул инстаграмда утыручыларга Кызык-Мызык дип танылган татар блогеры Кукмара егете Илназ Габидуллинга кияүгә чыгып куйды.

– Илназ белән танышканда, минем егетем юк иде. Без дусларча аралашып киттек. Ул эшне озакка сузмады, тотты да тәкъдим ясады. Ә мин ризалаштым! Чөнки – ул нәкъ миңа кирәк кеше иде, – дип сөйли Гүзәл.
Вахиткә килен булып төшү дә кыен булмаган аңа. Баксаң, Илназларның күршесендә генә Гүзәлнең әнисенең бер туган апасы яши икән. Элек Зәлидә апаларына килеп йөргәне булса да, Илназга игътибар ителмәгән. Ә менә Зәлидә апасы гел бу авылда беркемем дә юк дип әйтә торган булган. Хәзер исә, ул да шатланган – күршесендә сеңлесе бар.

– Иремнең әнисен бер күрүдә яраттым. Андый кеше берәү генә ул. Бик җайлы. Мине кызым дип каршы алды. Беренче көннән үк, бик теләп әни дидем. Ул үзе әле дә килен. Илназның әтисе 8-9 ел элек яман чирдән үлеп киткән. Алар исә Рәшидә әби белән яшәп калган. Илназның апасы кияүдә, энесе бар. Инсаф югары белем алып, Вахиткә кайтты. Мәдәният йортында эшли, – ди Гүзәл. – Әлеге авылны шулкадәр яратам. Монда яшәү өчен дә, күңел ачар өчен дә мөмкинлек җитәрлек. Ул спорт заллары дисеңме, парклары, күлләре. Спорт түгәрәге оештырып, тренер булып, бер команда җыеп рәхәтләнеп эшләп ятар идем. Әтием дә монда килгәч шакката. Эх, Вахиттә туган булсак!
Вахит дигәндәй, Габдрахмановлар өчен бу авыл электән чит булмаган. Баксаң, Гүзәлнең әнисе Гөлсуның әбисе Мәсүфәнең ире үлеп китә. Ул 5 ир бала белән кала. Үземә генә үстерү авыр дип, бишенчесен – Галләм абыйны Вахиткә бер гаиләгә асрамага бирә. Аңа Хәсәнов фамилиясен бирәләр. Сугыш башлангач, Мәсүфә әбинең улларын фронтка алалар. Галләм дә китә. Кызганыч, дүрт улы да үлә. Галләм генә исән кала. Тик ул Вахиткә түгел, Балтач районының Борбаш авылына Исрафилов булып кайта, – дип сөйли Гүзәл.
Гүзәлдән трактор йөртәсе килмиме дип тә сорыйм.

– Әле менә әтиләрем яңа трактор алып кайтты. Бер утырып Вахиткә төшеп менәсе килгән иде. Йөрәк җилкенә дә инде ул. Ярышка әзерләнгән видео язмаларны карыйм да, күңелем җилкенә. Ул чакларда мин гел әтием белән идем. Кияүгә чыкканчы әти дус булса, гаиләм булгач, әнием белән аралар якынайды. Гел киңәшеп, аның белән сөйләшеп торам, – ди ул.
Һәрнәрсәнең үз вакыты. Гүзәл элек ярышларда җиңүдән тәм тапса, хәзер гаиләле булуның рәхәтен күрә.

– Кияүгә чыгу – үзе бер бәхет. Илназ мине аңлый, без гел киңәшләшеп эшлибез. Фатирыбызга да бергәләп ремонт ясадык. Минем дизайнлык сәләтләрем ярдәмгә килде. Ә ул сабыр гына барысын да эшләде. Әле ярый, кулы алтын. Элегерәк инстаграмда әллә ниләр язган кешеләр үпкәләтә иде. Илназ мине өйрәтте. Андыйларга игътибар бирмибез хәзер, – ди Гүзәл. – Әтием ягы да, әниемнең бер учка сыйган 11 туганы да тормышта миңа үрнәк булып тора. Тагын бәйгеләрдә катнашыр идеңме дисезме? Юк. Ана булу мизгелләрен бер бәйгегә дә алыштырып булмый. Мин әлегә гомеремнең иң матур баскычында. Алга таба алар тагын да матуррак булсын иде. Иң мөһиме – тормышны, янәшәңдәге кешеләрне яратып яшәү. Шуннан зур бәхет башка юк!

Бүген Гүзәл белән Илназ тәүге тапкыр әти-әни булдылар. Яшь гаиләне чын күңелдән котлыйбыз!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү